Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Предприятиеләрдә коллектив иммунитет булдыру мөһим»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – коронавирустан вакцина ясату, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, атналык оператив хәл.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда алып барды.

Сөт җитештерү буенча уңай динамика күзәтелә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада 452 тонна сөт савып алынган. Бер сыердан уртача савым 13,7 кг тәшкил иткән, көн саен 62 тоннага якын сөт бер литры 24,88 сумнан сатыла.

Уңыш формалаштыру буенча эш дәвам итә. Игенчеләр кыр эшләрен башкара. Хуҗалыкларда зарарлы корткычларга каршы сиптерү, өстәмә тукландыру, пар җирләрне эшкәртү алып барыла. Авыл хуҗалыгы терлекләре өчен азык әзерләү бара.

Исерек килеш руль артына утырган 8 кеше тоткарланган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаять турында барлыгы 11 хәбәр кергән. Сводкада – мошенниклык, 7 урлашу, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итүнең 3 очрагы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 212 кеше җавапка тартылган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 8. Шәһәрдә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 2 – районда, анда 2 кеше тән җәрәхәтләре алган. 2 җәяүлене бәрдергәннәр. 339 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, аерым алганда, тынычлыкны бозган өчен – 1, балигъ булмаган балаларын карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен – 7 ата-ана, җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр кулланган өчен – 15 кеше.

 

Вакцинация узарга кирәк

Дмитрий Иванов билгеләп үткәнчә, илдә коронавирус инфекциясе белән хәл кискен кала. Мәсәлән, Мәскәүдә авырулар саны арту сәбәпле, 15-19 июнь көннәрен эшләми торган көннәр дип игълан иттеләр. Әлеге хәлне халыкка вакытында вакцина ясау гына төзәтәчәк.

– Һәр предприятиедә 70 процентлы коллектив иммунитет эшләнергә тиеш, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Ахырда район башлыгы 12 июньдә узган Сабантуй милли бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев