Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дмитрий Иванов: «Казан һәм Пермьдә узган күчмә Сабантуйларда чистайлылар лаеклы чыгыш ясадылар»

    Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – узган атнага йомгак, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

    Район кырларында чәчүлекләрне карау һәм терлек азыгы әзерләү эшләре кайный

    Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Хәзерге вакытта игенчеләрнең төп эшләре чәчүлекләрне караудан гыйбарәт, хуҗалык белгечләре аларны корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәрдән эшкәртәләр, яфракларны өстәмә тукландыралар.

    Хуҗалыклар алдында кыска вакыт эчендә көзге культуралар чәчү өчен билгеләнгән пар җирләрне эшкәртү бурычы тора.

    Терлек азыгы әзерләү башланды. Хәзерге вакытта бу эш планда билгеләнгәннән 18 процентка үтәлгән. Күпьеллык үләннәрне яшел азыкка чаптыру бара. Урнашкан һава торышына бәйле рәвештә сенаж әзерләүгә төп игътибар бирелә.

    Үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы килеп чыкты

    Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 6 хәбәр теркәлгән. Сводкада – урлашу, мошенниклык, террорчылык факты турында ялган хәбәр, наркотиклар тартып алуның берәр очрагы, 3 административ күзәтчелекне бозу очрагы.

    23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 246 кеше тоткарланган. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 4.

    Административ хокук бозулар өчен 290 кеше җәза алачак.

    Куелган бурычларны лаеклы үтәделәр

    Соңыннан Дмитрий Алексеевич узган атнага йомгак ясады, Яшьләр көнен оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан чистайлыларга рәхмәт белдерде. Район башлыгы чистайлыларның Казан һәм Пермьдә узган күчмә Сабантуйларга әзерләнүләре һәм чыгыш ясаулары өчен канәгать һәм горур булуын белдерде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: