Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чаралар югары дәрәҗәдә узарга тиеш!»

Чистай муниципалитетында узган киңәшмә-планерканың төп темалары – 2021 елда мәдәни-ял итү үзәге эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше, атналык оператив хәл. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Бер ел эчендә 246 чара үткәрелгән

«Восток» мәдәни-ял итү үзәгенең 2021 елдагы эшчәнлеге турында учреждение директоры Светлана Гринина сөйләде. Клуб эшчәнлегенең нигезен үзешчән, сәнгать иҗат коллективлары, һәвәскәрләр берләшмәләре тәшкил итә. Хисап чорында клуб берләшмәләренең саны 37 берәмлек исәпләнгән. Аларда 710 кеше катнашкан, 12 коллектив «Халык» исеменә лаек булган.

– Хисап чоры дәвамында мәдәни-ял итү үзәге коллективы үзенең иҗади планнарын тормышка ашыру өстендә эшләде. Эшчәнлекнең мөһим өлешен планнан тыш чаралар да тәшкил итә. Барлыгы 246 чара үткәрелде, аларга 70 меңнән артык кеше килде, 84 чара онлайн-форматта үткәрелде, – диде Светлана Владимировна.

Учреждениеләрнең мәдәни потенциалын үстерүдә грантлар саллы ярдәм булып тора. Шулай, 2021 елда «Шапчак» халык чуваш ансамбле учреждение базасында чуваш мәдәнияте фольклор үзәге булдыруга 185 700 сум күләмендә «Татнефть» ПАО грантына ия булган. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыру бара.

Кырларда чәчү эшләре дәвам итә

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 361 тонна тәшкил иткән. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым – 16,2 килограмм. Хуҗалыкларда сөтнең уртача бәясе узган атна дәрәҗәсендә калган – бер литр өчен 32 сум.

Мөгезле эре терлек үрчетү буенча эш дәвам итә. Узган атнада 95 бозау туган. «Молко», «Чистай-Агро», «Агро Л» хуҗалыкларында үрчем зур.

Хуҗалыкларда туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату төгәлләнгән диярлек. Планлаштырылган мәйданнарның 69 проценты чәчелгән.

– Карабодай, җитен, силоска кукуруз чәчәсе бар. Хәзер безнең алда чәчүлекләрне авырулардан саклау бурычы тора. Һава торышы җайлануга, хуҗалыклар үсемлекләрне саклауга актив чыгачак, – дип хәбәр итә Александр Александрович.

Сугару системасын төзү буенча эш дәвам итә. Быел 500 гектардан артык җирне су сибүгә көйләү планлаштырыла.

Теркәлгән җинаятьләр саны 40 процентка кимегән

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. 9 майдан 16 майга кадәрге чорда район территориясендә оператив хәл тотрыклы, тыныч булып кала. Узган атна белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләр саны 40 процентка кимегән һәм 9 очрак тәшкил иткән.

301 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 4се – кыйнау, 1се – наркотик чаралар кулланган, 1 кеше – чит мөлкәтне бозган һәм юк иткән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 257 машина йөртүче тоткарланган. Шуларның 3се транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән.

Соңыннан район башлыгы 21 майда Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм булачагын искәртте. Ул барлык теләүчеләр өчен автобус рейслары оештырырга кушты. Шулай ук безнең районда да күп чаралар планлаштырылган. Дмитрий Алексеевич аларны югары дәрәҗәдә үткәрергә күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев