Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Дәүләт сиңа ярдәм күрсәткәндә

    15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгеләп үтә. Быел ул юбилей елы да әле.

    15 мартта беренче тапкыр кулланучыларның төп хокукларын яклау игълан ителүгә 50 ел тула. Соңрак алар кулланучыларның хокукларын һәм гарантияләрен дәүләт яклавын закон белән ныгыту өчен нигез итеп алындылар. Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне: "Безнең акча, безнең хокуклар: финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлау өчен кампания" шигаре астында уза.
    Әлеге теманы сайлау түбәндәгеләргә нигезләнә: елдан-ел күрсәтелә торган финанс хезмәтләре кулланучылар өчен тагын да проблемалыракка әверелә бара. Быел тагын бер юбилей билгеләп үтеләчәк. 1992 елның 7 февраленнән "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы федераль закон гамәлдә. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге закон 20 ел эшләү дәверендә бер урында гына тормый, аның нигезләмәләре күп тапкырлар редакцияләнгән. Соңгы үзгәрешләр арасында кулланучыларга кредит биргәндә башкаручылар хезмәте вазифаларын закон нигезендә ныгытып, аларга кредитның күләме, түләнергә тиешле тулы суммасы һәм әлеге сумманы каплау графигы җиткерелүен билгеләп үтәргә кирәк. Бу чара финанс хезмәтләренең үтә күренүчәнлеген арттыруга, гражданнарның хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Законның икенче сизелерлек нигезләмәсе булып кешеләргә энергияне янга калдыруны стимуллаштыру һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү программасы кысаларында сатыла торган көнкүреш җайланмаларының энергетик нәтиҗәлелеге классы турында хәбәр итүне таләп итү булды. Законны күп еллар куллану аның актуальлеген һәм сәләтлелеген раслады, хокук өлкәсендә дә, кулланучыларның хокукын яклау өлкәсендә дә хәлне уңай якка үзгәртте. Шәһәр һәм район территориясендә ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Чистай районы һәм шәһәре территориаль бүлекләре белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә туры китереп чаралар комплексы үткәреләчәк: акцияләр һәм консультация бирү өстәлләре; гражданнарны күчмә кабул итүләр; уку йортларында лекцияләр һәм викториналар; базарларда кизү тору; пенсионерлар һәм ветераннар белән очрашулар; сыйфатлы продукцияне сайлап алу күнекмәләрен өйрәтү максатында азык-төлек товарларын, һ.б. ларны дегустацияләү.
    16 мартта кулланучылар хокукын яклау буенча "кайнар линия" эшләячәк. Чистайлыларның сорауларына бүлек белгечләре 5-49-85 телефоны буенча җавап бирәчәкләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: