Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт салымын түләүдә акчаны ничек янга калдырырга?

ЮХИДИ бүлегендә чират сирәк кенә булса да тезелеп китә.

Кайвакыт транспорт чаралары хуҗалары (теркәү-имтихан бүлеге безнең районнан кала, тагын якын-тирәдәге районнарга хезмәт күрсәтә) аларны теркәү шактый озак вакыт алуыннан зарланалар. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Бу турыда без бүлек начальнигы, полиция майоры Илнар Вәлиевтан кызыксындык.
- Узган елның июль азагына кадәр ЮХИДИның барлык подразделениеләре, шул исәптән безнеке дә, эшләгән вакытта рес­публика мәгълүматлар базасына мөрәҗәгать итте, - ди Илнар Фәргать улы. - Барлык кирәкле мәгълүматлар тупланган сервер Казанда урнашкан иде. Шуңа күрә барысы да бик тиз хәл ителә, туктатылган машинаны йөртүче җавапка тартылганмы-юкмы, тартылган очракта штраф түләү буенча бурычы барлыгын-юклыгын урында, санаулы вакыт эчендә билгеләргә мөмкин иде. Хәзер дә моны берничә минут эчендә башкарырга мөмкин, әгәр сервер, ә хәзер ул инде Мәскәүдә урнашкан, көйләнгән режимда, тоткарлыксыз эшләсә.
Кызганычка каршы, ул тоткарлыклар бирсә, әлеге документны эшкәртүгә бик күп вакыт үтә. Шундый ук хәл машина йөртү таныклыгын алганда яки алыштырганда да килеп чыгарга мөмкин. Биредә нәрсәнедер үзгәртү әлегә безнең көчтән килми. Шундый уңайсызлыклар килеп чыкса, машина йөртүчеләрдән алдан ук гафу үтенәбез. Алар вакытлыча гына һәм барысы да җайланыр дип уйлыйбыз.
- Әмма бердәм гомумроссия мәгълүматлар базасы белән эшләүнең билгеле өстенлекләре дә бар, бу шулаймы?
- Әлбәттә, хәтта теркәү турындагы мәгълүмат шунда ук мәгълүматлар базасында барлыкка килә. Һәм моны сәгатьләр буе көтеп утырырга кирәк түгел. Мәгълүматларны яңарту онлайн-режимда башкарыла.
- Хәзер дәүләт салымнарын ташлама белән түләргә мөмкин. Бу турыда җентеклерәк сөйләсәгез иде...
- 1 гыйнвардан дәүләт хезмәт­ләренә салымны сизелерлек ташлама белән түләү мөмкинлеге барлыкка килде, ул 30 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта Дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт салымын электрон түләү ярдәмендә, аерым алганда, машина йөртү таныклыгын алганда яки алыштырганда һәм транспорт чарасын теркәгәндә башкарырга мөмкин. Тиешле ташламаны алыр өчен портал аша гариза бирергә кирәк. Ведомство сезнең гаризагыз буенча шәхси кабинетта түләүгә счет чыгаргач, аны түләүгә күчегез. Дәүләт салымын түләү өчен өч акчалата булмаган ысулның берсен сайлагыз.
Шартлар үтәлгән очракта сезгә ташлама биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Дәүләт салымын