Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Дәүләт фермерларга ярдәм итә

    Бүгенге көндә хуҗалык итүнең кече формаларын яклау - Татарстанда иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

    Агросәнәгать комплексының нык­лы үсеше күпчелек очракта шәх­­си ярдәмче фермер хуҗалык­лары­ның, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының нәтиҗәле эшеннән тора. Безнең районда шулай ук хуҗалык итүнең кече формаларын яклау буенча программалар тормышка ашырыла. Алардан күп фермерлар файдаланды инде.
    2017 елга Татарстанда субси­дияләр һәм грантлар төрендә уртак финанслау белән федераль бюджеттан 16, республикадан 27 ярдәм итү чарасы (шуларның 9 яклау чарасы хуҗалык итүнең кече формаларына) каралган.
    Ташламалы кредитлар бирү
    Агымдагы елның 1 гыйнварыннан фермерларга кредитлар бирү банклар белән турыдан-туры еллыгы 5 проценттан артык булмаган ташламалы ставка буенча башкарыла. Аны алу бик җайлы: фермер банкка гариза бирә. Ә банкта әлеге гаризаны карыйлар һәм кредит бирү турында карар чыгаралар. Аннары документлар Россиянең авыл хуҗалыгы ми­нистрлыгына китә, анда рөхсәт алынгач, банк фермерга кредит бирә.
    Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ташламалы кредитлар кыска срокка (1елга кадәр) һәм озак срокка (15 елга кадәр ) бирелергә мөмкин.
    Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗа­лыкларны үстерүгә ташламалы кредитлар бирү тормышка ашырыла. Әмма әлегә банкларның гадәти ставкалары буенча әлеге төр алучылар өчен?
    Башлангыч фермерларга ярдәм итү
    Быел бер фермерга грант суммасы ит һәм сөт юнәлешендә мөгезле эре терлекне үрчетү өчен 3 миллионга кадәр, ә бизнес-проект программасында каралган башка юнәлешләр буенча 1,5 миллион сум тәшкил итә.
    Моның өчен үсеш буенча бизнес-планны биш елдан да ким булмаган срокка эшләргә кирәк. Фермер хуҗалыгы территориясендә яшәргә тиеш. Яңа эш урыны булдырырга, проект көченең шартларын үтәргә, грантны 18 ай дәвамында файдаланырга кирәк.
    Грант алу өчен конкурска документларны бирергә, алар тикшерү узгач бизнес-планны якларга, килешү төзергә кирәк. Фермер производствога 10 процент шәхси акчаларын проектка кертергә тиеш, 90 процентын исә дәүләт бирәчәк.
    Фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү
    Бер фермерга грант суммасы 7 миллионга кадәр тәшкил итә.
    Фермерга башлангыч фермерга булган кебек үк бизнес-проект төзү мәҗбүри, әмма аңа акчаның 40 процентын үзеңнән кертергә кирәк, шул вакытта грантның 60 проценты биреләчәк.
    Грантның үз-үзен аклау вакыты 8 елдан да артык булмаска тиеш. Фермерга даими 3 яңа эш урыны булдыру һәм башкалар мәҗбүри.
    Акчалар фермер хуҗалыгын үстерүгә һәм производство күлә­мен арттыруга тотылырга тиеш.
    Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү
    Фермер өчен грант күләме 70 миллион сум тәшкил итә. Дәүләттән субсидия алу өчен 40 процент үз акчаңны кертергә кирәк. Уннан да ким булмаган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен берләш­тергән кооперативка да грант бирү мөмкин. Фермерлар 3 миллион грантка бер яңа даими эш урыны булдырырга тиешләр.
    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү
    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә финанс ярдәм итү үз эченә терлек, кош, азык, мини-ферма төзү һәм ветеринария чараларын үткәрүгә титкән чыгымнарга субсидия бирүне үз эченә ала.
    Фермер авыл хуҗалыгы оешмасыннан терлек сатып ала һәм авыл җирлегенә тиешле субсидия турында гариза яза. Аннары терлек сатып алуы турында документлар китерә, өч яклы килешү төзелә. Авыл җирлеге башлыгы гариза бирүчеләрнең исемлеген төзи һәм авыл хуҗалыгы Министрлыгына тәкъдим итә. Документларны тикшергәннән соң фермерга акча күчерелә.
    Шәхси уңыш тарихы
    Узган ел Чистай районыннан дүрт фермер үз шәхси хуҗалыкла­рын­да сөт җитештерүче мини ферма тө­зү өчен 200 мең күләмендә субсидия алды. Алар арасында Луч поселогыннан Радик Яруллин да бар.
    - Безнең хуҗалык план буенча үсә, савым арта. Сыерларны без мини ферма оештырганга хәтле үк тота идек, әмма алар өчәү генә иде, - ди Радик Миңнулла улы. - Субсидия - башлаггыч фермерга яхшы компенсация һәм дәүләтнең ярдәме.
    Радик Яруллин программа турында очраклы гына белгән һәм анда катнашу бер дә авыр түгел дип саный. Бары тиешле документларны гына җыярга кирәк.
    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы программасында катнашу өчен 14 гариза бирелгән. Фермерларның үз хуҗалыкларын үстерү өчен дәүләттән матди ярдәм алуга да мөмкинлекләре бар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: