Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт акчаны кире кайтарачак

Салымга түләнгән акчаны ничек кире кайтарырга.

Салым инспекцияләре хезмәткәрләре өчен урак өсте башлана. Салым түләүчеләр салымга түләнгән акчаны кире кайтару өчен киләсе елның 30 апреленә кадәр документлар тапшырырга кирәк дип уйлыйлар. Бу алай түгел.

Мөлкәт сатудан һәм арендага бирүдән табыш алганда 3-НДФЛ декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Ә салымга түләнгән акчаны алуга документлар тапшыру өчен срок билгеләнмәгән.

Күп кенә кешеләр уку өчен түлиләр, дәвалануга акча сарыф итәләр, фатир сатып алалар яки аны ипотекага алалар. Әмма бик азлар гына чыгымнарның берникадәр өлешен кире кайтарырга мөмкин булуын беләләр. Ә моны белгәннәр, кагыйдә буларак, салым инспекциясенә документлар җыю һәм тапшыру проблемасы белән очрашалар.

Үз тәҗрибәмдә бу эшнең мәшәкатьле булуына инандым. Һәркем дә салым декларациясен мөстәкыйль тутыра алмый, бу мәсьәләдә хәбәрдар булган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә, ә кайвакыт бу хезмәтләрне белгечләргә заказ биреп ясатырга туры килә.

Әмма бу өлкәдә дә алга китеш бар. Декларацияне тутырырга һәм барлык кирәкле документларны онлайн тапшырырга мөмкин.

– Элек программаны күчереп алырга, ә аннары тутырылган форманы документларның төп нөсхәләре һәм күчермәләре белән салым инспекциясенә алып барырга туры килә иде. Өстәвенә, нинди дә булса документлар җитмәгән очраклар да булды һәм бер кочак кәгазь күтәреп кабат барырга туры килә иде, – дип зарлана Татьяна Гайнетдинова.

Бу юлы, Дәүләт хезмәтләре системасыннан файдаланып, ул Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинеты»на кергән. Санаулы минутлар эчендә дек ларацияне тутырган һәм дәвалану өчен түләүләрне, белешмә, медицина учреждениесе килешүен һәм лицензия не беркеткән.

– Бу бик җайлы икән. Өстәвенә, узган елгы барлык керемнәр системага автомат рәвештә кертелгән, шуңа күрә 2-НДФЛ белешмәсе дә кирәк булмады, – дип билгеләп үтә Татьяна Анатольевна.

Кем салымга түләнгән акчаны кайтара ала? – дип сорарсыз сез. Аңа рәсми рәвештә эшләүче һәм салым түләүче һәр россияле, хисап салым чорында эшләгән яки эшләүне дәвам итүче пенсионерлар һәм хәтта чит ил гражданы хокуклы, әгәр ул Россия территориясендә елына 183 көннән артык яшәсә һәм алынган керемнән 13 процент ставка буенча салым түләсә.

Без халык өчен салымнан тотып калуның иң киң таралган төрләрен карарбыз. Шуларның берсе – стандарт. Ул әти-әниләр гә, шул исәптән тәрбиягә алганнарга һәм опекуннарга бире лә, һәм, кагыйдә буларак, эш бирүчедә рәсмиләштерелә.

– 18 яшькә яки студентлар турында сүз барганда 24 яшькә кадәрге балалары булган һәр хезмәткәр, стандарт чигерү ала. Аның суммасы хезмәткәрнең ничә баласы булуга бәйле. Ай саен беренче һәм икенче балага – 1400 сум, өченче һәм аннан соңгы балага 3000 сум акчаны чигерү каралган. Керемнәрегезнең шушы өлешеннән салым алынмаячак. Аны ел башыннан алып 13 процент ставкасы буенча салым салына торган хезмәткәрнең кереме 350 мең сумнан артып киткән айга кадәр алырга мөмкин, – дип аңлата «Чистай-информ»ның баш бухгалтеры Юлия Королева.

Халык арасында социаль чигерүгә сорау зур. Дәүләттән үзегезнең белем алуыгыз яки балаларыгызны укытуга, дәвалау, хәйрия, пенсия һәм медицина иминиятенә киткән чыгымнарга өлешчә компенсацияләр дә күңелле бонус булачак.

Һәр ата-ана диярлек нинди дә булса түгәрәкләр, мәктәпкә әзерлек курслары, югары яки урта һөнәри белем бирү йортында көндезге бүлектә укучы балаларының укуы өчен түли. Шуңа күрә чыгымнарны түләү турында квитанцияләрне саклагыз, документлар ярдәмендә туганлыкны раслагыз һәм салымга түләнгән акчаны кире кайтаруга документлар тапшырыгыз. Мөһим шарт – белем бирү учреждениесенең лицензиясе булырга тиеш. Әмма бер бала өчен 50 мең сумга кадәр кайтарып була.

Мисәлән, гаиләдә олы уллары көндезге бүлектә техникумда түләүле укый ди. Ата-аналар уку өчен елына 56 мең сум күләмендә акча түли. Кечкенә балалары мәктәпкә әзерлек курсларына йөри, аның өчен квитанцияләр буенча 6 мең сум түләгәннәр. Шулай итеп, белем турында ике килешү төзегән әни беренче балага 6,5 мең сум, икенчесенә 780 сум күләмендә акча алачак.

 

Күчемсез милек, фатир, йорт, җир участогы сатып алып, милеккә тотып калынган акча алу хокукы барлыкка килә. Әгәр сез нинди дә булса сәбәп аркасында аңардан вакытында файдаланмаган булсагыз, шуны белегез, аны теләсә кайсы вакытта эшләргә мөмкин. Аңа милек хокукын рәсмиләштереп, салымны 5 елдан соң да, 10 елдан соң да кайтарып була.

 

Игътибар!

Шуны истә тотыгыз, төрле елларда салымга түләнгән акчаны кайтару суммасы да төрле иде.

Әгәр сез торакны 2003 елның 1 гыйн варына кадәр сатып ал ган һәм теркәгән булсагыз, сез иң күбе 600 мең сум кайтара аласыз,

2003 елның 1 гыйнварыннан 2008 елның 1 гыйнварына кадәр – 1 млн сум,

2008 елның 1 гыйнварыннан 2014 елның 1 гыйнварына кадәр – объектка 2 млн сум,

2014 елның 1 гыйнварыннан – һәр милекчегә 2 млн. сум.

 

Хәзер күпләр фатирны ипотекага сатып ала. Алар өчен өстәмә опция бар: алар банкка түләнгән процентлардан акча кайтара алалар. Исегездә тотыгыз, түләнгән салымнан акча кайтаруның бу төреннән бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев