Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дивар аша үтәли җил йөри

Социаль челтәрләрдә Полющенков урамы, 28/2 адресы буенча урнашкан 155 фатирлы торак йортның диварында үтәли ярык барлыкка килү турындагы видео таралды.

«Менә сезгә социаль торак!» – дип зарлана пост авторы. Ул үзенең хис-тойгыларын яшереп кала алмый. Ә эш менә нәрсәдә: аның яңа фатиры диварында ярык барлыкка килгән һәм аннан үтәли җил йөри. 30 градус суыкта бу, мөгаен, күңелле түгелдер.

Ират эксперимент үткәргән. Ул дивардан обойны куптарган, ярыкка зажигалка китергән, аның ялкыны җилферди һәм сүнә. Бу исә ярык аша җил керүен раслый.

Бу йортны дистә еллар элек төзегән булсалар да әле, алай ук үкенечле булмас иде. Әмма матур күп катлы йорт чагыштырмача күптән түгел төзелгән, ул 2018 елның көзендә генә файдалануга тапшырылган.

Биш катлы йортта социаль ипотека буенча фатирлар алган бюджет тармагы хезмәткәрләре, ятим балалар һәм авария хәлендәге торактан күченүчеләр яши. 150 фатирның гомуми мәйданы якынча 5,9 мең кв. метр тәшкил итә. Төзелеш инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – «СК ГлавИнвестПроектСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, подрядчы – «Строитель+» фирмасы.

Без «Медиклар йорты» идарәче компаниясе директоры белән элемтәгә кердек. Күп тапкыр шалтыратканнан соң, ниһаять, аның белән сөйләшә алдык. Рәис Идрисов әлеге проблема хакында беренчеләрдән булып белгән.

– Видеоны без йортны төзүчеләргә җибәрдек. Аның белән танышканнан соң, алар җитешсезлекләрне бетерергә ризалаштылар, әмма кайчан икәнен әлегә әйтмәделәр, – дип аңлатма бирде Рәис Әскәр улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев