Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Дәүләт “күзе” йокламый яки “кеше факторы” һәрчак әһәмияткә ия!

    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча комиссия утырышын аның рәисе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев шәһәр прокуроры Рәсим Хакимҗанов белән бергә алып барды.

    Тормыш шундый киңәшмәләрне 1917 елның октябрь үзгәрешләренә кадәр прокуратураны атаганча, дәүләт "күзе" астында үткәрүнең яхшырак булуын күрсәтте. Бу бигрәк тә комиссиянең узган елгы эшенә йомгаклар ясаганда яхшы күренде. Прокуратура һәм суд приставларының төгәл эшләве нәтиҗәсендә бурычларны җыеп алу йөз процентка якын. Исәп-хисап үзәге директоры Светлана Терентьева сүзләренә караганда, узган елда халыктан 500 миллион сумга якын акча җыеп алынган, әмма бурычлар барыбер үсә бара.
    Ботка пешермәссең, футбол карамассың!
    Ел башында көтелгән түләүләрнең 70 процентыннан аз гына кимрәге җыелган. Әлеге факт­ны Светлана Терентьева 1нән 10 гыйнварга кадәр халыкның ял итүен, һәм аннан соң гына ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә банкларга йөри башлавы белән аңлатты. Әлбәттә, әлеге факт тынычландырыр иде, әмма узган елның бу чорында җыеп алу 90 процент тәшкил иткән. Ә бит ул вакытта да кешеләр ял итте һәм шулай ук хезмәтләр тиешле эшләде.
    ТКХ хезмәтләре өчен түләмәүчеләр белән исап-хисап үзәге, идарәче компанияләр, тәэмин итүче пред­приятиеләрнең (түлә­мәүчеләр теркәлгән) абонент бүлекләре хез­мәткәрләре эш башладылар, алардан суд приставлары һәм прокуратура хезмәткәрләре калышмады.
    Рычагларның кайсысы явыз түләмәүчеләргә иң мөһим тәэсир ясады? Чүп-чарны чыгармыйлар, домофон эшләми - шуннан ни? Суд приставлары килсә - өйдә беркем дә юк. Ә менә электр энергиясе, газ булмаса, ботка яки аш пешереп булмый! Футбол яки телесериал да карап булмый!
    Тау Мөхәммәт янына килмәсә...
    Әлбәттә, муниципаль власть явыз түләмәүчеләрнең йомшак якларын белә. Уздырылган рейдлар нәтиҗәсендә узган елда кулланылган электр энергиясе өчен 4 меңнән артык бурычлы ачыкланган, 3 меңнән кимрәк түләмәүчене электр энергиясеннән өзгәннәр, сүз уңаенда 321е үз белдекләре белән кире тоташканнар, хәзер аларга 1,5 мең сумлык штраф яный.
    Аерым, гадәттән тыш ТКХ хезмәтләреннән бурычлыларны өзү очрак­ларын Марат Гобәев әлегә күрмәгән, чөнки республиканың башка районнары бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр, ә без элеккегечә. Әлегә исә торакчылар шул ук электр энергиясе өчен бурычлылар буенча эшләр минимумын судка җибәрәләр, хәер, шул ук мәгълүматны торакчылардан алучы полиция уполномоченныйлары да шулай ук эшли. Шәһәр прокуроры Рәсим Хәкимҗанов полиция участковыйлары хезмәте җитәкчесенә бурычлыларның исемлеген генә түгел, бурычлыларны электр энергиясеннән өзүгә төзел­­гән актларны да прокуратурага җибәрергә боерды. Кем әйтмешли, "Тау Мөхәммәт янына килмәсә, Мөхәммәт тау янына килер". Бурычлы түләргә җыенмый икән, аның янына киләчәкләр.
    "Татэнергосбыт" ның Чистай бүлеге мәгъләматларына караганда, узган ел бурычларын исәпкә алып, оешма тарафыннан электр энергиясе өчен 8,1 миллион сум җыелып бетмәгән. Ә "Чистопольгаз" ЭПУсында бурычлар 4 миллион сумнан артып киткән. Димәк, уйланырга сәбәп бар.
    Яңа - яхшы онытылган иске
    Бурычлылар белән нинди эш оештырылган соң? Муниципаль район башкарма комитеты каршында торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлары булганнар белән эшләү буенча комиссия оештырылган. Узган елда 415 бурычлының эше каралган, комиссия утырышына 89 кеше килгән, шуларның 78е бурычларын өлешләп яки тулысынча каплаганнар. Шундый комиссия шәһәр башкарма комитетында да булдырылган. Яхшы онытылган искене - предприятие һәм оешмаларда эшләүче бурычлыларны искә алдылар. Ничек кенә карасаң да, кешеләр хезмәт хакы алалар, ә бурычларын никтер түләргә җыенмыйлар. Шуңа күрә бурычлы эшли торган предприятиеләргә һәм оешмаларга хезмәткәрнең ТКХ өчен бурычлары булуы хәбәр ителгән хатлар җибәрелгән. Әлеге гади чара үз нәтиҗәләрен биргән: 134 бурычлы тулысынча яки өлешчә бурычларын каплаган. Территориаль үзидарә органнарына бурычлылар белән эшкә керешергә һәм микрорайоннарда ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар буенча сөйләшүләр алып барырга дигән тәкъдим кертелде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны каплау мәсьәләсендә "кеше факторы" мөһим урын алып торуын тормыш үзе күрсәтте.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: