Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Депутатлар шәһәр Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр

    10 ноябрьдә Чистай шәһәр Советының чираттагы тугызынчы утырышы булып узды.

    Көн тәртибенә дүрт төп мәсьәлә куелды. Шулай, җир салымын гамәлгә кертү, ставкалар, түләү тәртибен һәм срокларын билгеләү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде. Наталья Анфиногентовна билгеләп үткәнчә, «Чистай шәһәре» МБ территориясендә 2017 елның 1 гыйнварыннан яңа җир салымы кертеләчәк, ул киметеләчәк.
    2015 елның 23 декабрендә кабул ителгән «Җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым буенча салым салынудан азат итү турында»гы 3/2 номерлы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Татьяна Шилова чыкты.
    Муниципаль районның Чистай шәһәр Советы карарларына үзгәрешләр кертүгә кагылган берь­юлы ике мәсьәлә буенча, аерым алганда, «ТР Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы карар проекты һәм 2009 елның 19 июнендә кабул ителгән «ТР Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турында»гы 27/3нче номерлы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында шәһәр Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Ольга Добронравова хәбәр итте.
    Югарыда атап үтелгән барлык карарлар депутатлар тарафыннан федераль законнар белән туры китереп эшләү кирәклеге сәбәпле кабул ителделәр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: