Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар шәһәр башлыгын сайлады

Чистай шәһәр Советының беренче утырышы яңа составта булды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Александр Тыгин катнашты.

Каралган мәсьәләләрнең берсе Чистай шәһәре башлыгын сайлау булды.

– Устав нигезендә, Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән мин Дмитрий Алексеевич Иванов кандидатурасын кертәм, аны тавыш бирү юлы белән генә түгел, алга таба эшендә дә хуплавыгызны сорыйм. Шул вакытта сез яхшы күрсәткечләргә ирешә алачаксыз, – дип мөрәҗәгать итте Александр Тыгин.

Район башлыгын сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды, анда 20 депутат катнашты. Алар тәкъдим ителгән кандидатураны бертавыштан хупладылар.

– Ышаныч күрсәткәнегез өчен сезгә рәхмәт белде рәсем килә. Без районыбыз иминлегенә юнәлтелгән барлык планнарны һәм проектларны бергә тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйм, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Дмитрий Иванов.

Шулай ук яшерен тавыш бирү юлы белән депутатлар Чистай муниципаль районы Советына Чистай шәһәре вәкилен сайладылар. Тәкъдим ителгән Ольга Добронравова кандидатурасын 19 депутат хуплады.

Утырыш барышында Чистай шәһәре башлыгы урынбасарын сайлау булды. Дмитрий Иванов Михаил Ксенофонтов кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар аны бертавыштан хуплады.

Беренче сессиядә депутатлар шулай ук Чис тай шәһәре башкарма ко митеты җитәкчесе өчен контракт шартлары тәртибен һәм Чистай шәһәр Советының даими депутат комиссияләренең составын расладылар.

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов озак еллар нәтиҗәле депутат эшчәнлеге һәм шәһәрнең социаль-икътисади, мәдәни үсешенә өлеш кертүләре өчен өченче чакырылыш Чистай шәһәр Советы депутатларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев