Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Депутатлар җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының яңа рәисен расладылар

    20 сентябрьдә, Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш унөченче утырышы булып узды.

    Көн тәртибенә төп алты мәсьәлә куелды. Шулай, 2008 елның 23 декабрендә кабул ителгән ТР, Чистай муниципаль районы Советының «ТР, Чистай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында»гы 28/5нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Совет аппараты җитәкчесе Константин Иванов хәбәр итте. Шуннан соң муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне 2017 елга, 2018 һәм 2019 еллардагы планлы чорына физик затлар кеременә салымнан муниципаль район бюджетына өстәмә норматив чигерүләргә алыштыруны килештерү мәсьәләсе буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.
    2010 елның 17 декабрендә кабул ителгән «Муниципаль район территориясендә җирләрнең кулланылышына муниципаль җир контроле турындагы нигезләмә хакында»гы 4/4нче номерлы һәм 2016 елның 31 мартында кабул ителгән «Чистай муниципаль районы мөлкәтендә булган милекне арендага тапшыру тәртибе турында»гы 7/3нче номерлы муниципаль район Советы карарларына үзгәрешләр кертүгә кагылган берьюлы ике мәсьәлә буенча җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Илдар Вәлиев чыгыш ясады. Барлык мәсьәләләр федераль законнарга туры китерүне үткәрү кирәклеге сәбәпле, депутатлар тарафыннан тикшерелде һәм расланды.
    Соңгы ике мәсьәлә җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр җитәкчелеге алышыну белән бәйле булды, чөнки Илдар Вәлиев башка шәһәргә күчеп китү сәбәпле, үз теләге белән отставкага китте. Муниципаль район башлыгы тәкъдиме буенча палата рәисе вазифасына утырышта Марина Исхакова (рәсемдә) тәкъдим ителде, шуннан соң депутатлар тарафыннан бертавыштан расланды.
    Көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: