Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутат комиссияләре составына үзгәрешләр кертелде

Законлылык, хокук тәртибе, депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия составына күптән түгел сайланган депутатны керттеләр.

Муниципалитетта Чистай шәһәр Советының чираттагы ундүртенче утырышы узды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Утырыш башланыр алдыннан Дмитрий Иванов депутат Рәфис Мәхмүтовка таныклык тапшырды. Күптән түгел ул 12нче номерлы Тукай бер мандатлы сайлау округы буенча Чистай шәһәр Советы депутаты итеп сайланды.

Көн тәртибенә сигез мәсьәлә чыгарылды. Алар шәһәр бюджеты үтәлешенә, элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертүгә кагылды.

2021 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

– Шәһәр счетларына керем 262,6 миллион сум күләмендә керде, чыгымнар 219,1 миллион сум күләмендә башкарылды. Керемнәр чыгымнардан 43,5 миллион сумга артык тәшкил итте. Керемнәрнең гомуми күләменнән 175,4 миллион сум, ягъни 66,8 проценты үз чыганаклардан керде. Физик затлар кеременә салым элеккечә төп керем чыганагы булып кала. НДФЛ җыю планы 117,5 процентка үтәлгән. Планны арттырып үтәүнең төп сәбәпләре – узган еллардагы бурычларны түләү, дивидендлар түләүләренең артуы, декабрь аенда хезмәт хакын түләү срокларын үзгәртү. Мөлкәткә салым җыемнары да әһәмиятле булып тора, – дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Ул шулай ук республика һәм федераль бюджетлардан кире кайтарырга кирәк булмаган күчерүләр турында сөйләде.

– Башка дәрәҗәдәге бюджеттан кире кайтарырга кирәк булмаган керем 87,2 миллион сум тәшкил итте. 50 миллион сум күләмендәге «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңүче шәһәребезгә дотация зур роль уйнады. Моннан тыш, май указларын гамәлгә ашыруга акча, бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бирелде, – диде финанс-бюджет палатасы җитәкчесе.

Бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина чыгыш ясады.

– Контроль-хисап палатасы тарафыннан бюджет законнары нигезендә 2021 ел өчен шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисапка тышкы тикшерү үткәрелде. Бюджет отчетында бирелгән күрсәткечләрнең контроль чагыштырмасы үтәлгән. Хисап керемнәр, чыгымнар, финанслау чыганаклары, бюджет дефициты буенча бюджет акчаларын чагылдыру тулылыгы таләпләренә туры килә. Хисап елында шәһәр бюджеты чыгымнары бюджет турындагы карарларга туры китереп башкарылды. 2021 елда шәһәр бюджеты үтәлешенең уңай факторы буларак, керемнәрнең чыгымнардан артуын билгеләп үтәргә кирәк. Тулаем алганда, бюджет үтәлеше уңай динамика белән характерлана. Вакыты чыккан дебит һәм кредит бурычы юк. Контроль-хисап палатасы хисап күрсәткечләренең тулылыгын һәм дөреслеген раслый. Хисап раслауга тәкъдим ителә, – диде Ольга Николаевна.

Докладларны тыңлап, депутатлар шәһәр бюджетының үтәлешен расладылар.

Шулай ук утырыш барышында депутатлар элегрәк кабул ителгән карарларга, аерым алганда, бюджет процессы, гражданнар җыенын әзерләү һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәләргә, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге уставына һәм башкаларга үзгәрешләр керттеләр.

Даими депутат комиссияләре составында да үзгәрешләр булды.

– Рәфис Мәхмүтовны Чистай шәһәр Советы депутаты итеп сайлауга бәйле рәвештә, аны законлылык, хокук тәртибе, депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия составына кертү тәкъдим ителә. Шулай ук төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү комиссиясе составына үзгәрешләр кертергә кирәк. Депутат Евгений Мозгалев вафат булу сәбәпле, комиссия составы бер кешегә кимеде, – дип хәбәр итте Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев