Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Депутат кабул итүендә булган чистайлыга проблеманы хәл итү юлларын аңлаттылар

    Узган атнада безнең газетада һәм сайтта «Чистайлылар депутатларга рәхмәт белдерәләр»дигән материал басылып чыккан иде. Анда, аерым алганда, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итүендә булган чистайлыларның берсе үз проблемасының тиз арада хәл ителүенә өметләнүе турында язылган иде.

    Җавап үзен озак көттермәде. «Чистопольские известия»(«Чистай хәбәрләре») редакциясе белән икенче көнне үк диярлек җирле муниципалитет вәкилләре элемтәгә керделәр. Алар түбәндәгеләрне хәбәр иттеләр:
    - Константин Сальцин Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу өчен документлар тәкъдим итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
    Айрат Нәҗип улы, проблеманы игътибар белән тыңлап, хезмәт килешүе буенча эшләү чорларын раслаучы төп документның хезмәт кенәгәсе булуы турында аңлатма бирде. Ул булмаганда, шулай ук анда дөреслеккә туры килмәгән һәм төгәл булмаган мәгълүмат булганда яки эшнең аерым чорлары күрсәтелмәгәндә эшләү чорларын раслау өчен эш бирүче яки тиешле дәүләт (муниципаль) органнары тарафыннан бирелә торган язмача хезмәт килешүләре, боерыклардан өземтәләр, шәхси счетлар һәм хезмәт хакы бирелә торган ве­домостьлар кабул ителә. Элеккеге транспорт предприятиесенең хокук кабул иткән оешмасында хезмәт шартларына төгәллек кертүче һәм башкарылган эшләрнең характеры турында документлар булмау сәбәпле, пенсия билгеләү өчен кирәк булган документларны хокукны кабул итүче оешма бирә алмый. Айрат Хәйруллин әлеге мәсьәләне хезмәткәр элек эшләгән предприятие вәкилләрен җәлеп итеп, җирле хакимияттә тикшерү юлы белән хәл итәргә тәкъдим итте.
    Кабул итү нәтиҗәләре буенча предприятие вәкиле, юридик хезмәт хезмәткәре һәм гражданин Константин Сальцин катнашында киңәшмә үткәрелә. Мәсьәләне тикшерү барышында Сальцинга түбәндәгеләр аңлатыла.
    2001 елның 17 декабрендә кабул ителгән «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында»гы 173нче номерлы федераль законның 13нче маддәсе нигезендә шаһит күрсәтмәләре иминият стажын раслауны исбат итү буларак кабул ителә, әгәр эшләү турындагы документлар табигать бәла-казалары (җир тетрәү, су басулар, давыл, янгын) һәм моңа охшаш башка сәбәпләр аркасында югалган булсалар һәм аларны кире торгызу мөмкин булмаса. Әмма аерым очракларда эш стажын документлар югалту һәм хезмәткәр гаебе буенча булмаган башка сәбәпләр (аларга карата сакчыл булмау, аңлы рәвештә юк итү һәм башкалар) нигезендә ике яки аннан да күбрәк шаһит күрсәтмәсе нигезендә билгеләргә мөмкин. Оешмада кирәкле документларның сак­ланмавы турында бирелгән белешмә кәгазе нигезендә гражданин Сальцин хезмәт шартларын һәм башкарган эшләрнең характерын раслау өчен суд органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай итеп, Константин Петрович элеге мәсьәләне хәл итү өчен барлык кирәкле аңлатмаларны алды, алар белән ул килеште.
    Әйтергә кирәк, шундый кабул итүләр сайлаучылар өчен гаять мөһим, анда алар барлык дәрәҗәдәге депутатлар белән турыдан- туры аралаша һәм үз проблемаларын хәл итә алалар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: