Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Денис Спиридоновның иң зур хыялы – аякка басу

Барыннан да күбрәк Денис Спиридонов спорт белән шөгыльләнергә ярата. Көн саен ул өендә махсус методика буенча кулларына, аркасына, аякларына күнекмәләр ясый. Аның махсус тренажеры бар. Болар барысы да аның күңел түрендә озак еллар сак лаган хыялын тормышка ашыру - аякка басу өчен эшләнә. Әлеге максатына ул менә 13 ел бара инде.

Бер яшьлек вакытында аңарда онкология авыруы ачык лана. Денис авыруны җиңә, күп кенә операцияләр кичерә, дәвалана, әмма арка мие каналы зарарлану нәтиҗәсендә ул йөрүдән туктый. Аякларына акрынлап булса да сизү кайтсын өчен берничә ел кирәк була.Болар барысы да Денисның үҗәтлеге һәм тернәкләндерү курслары ярдәмендә ирешелә.

Интернет-берләшмәдә 9 декабрьдә аның өчен акча җыю турында хәбәр чыга, чөнки аның өчен тернәкләндерү суммасы 100 000 тәшкил итә. Күпбалалы гаиләнең мондый акчасы юк. Әмма Дениска ярдәмгә килүчеләр аз түгел – болар иганәчеләр генә түгел, шәһәребездә үз эшләре белән танылган кешеләр, гади халык. Аларның барысын да Денисның язмышы битараф калдырмаган. Исәп-хисап счеты 7 көн эчендә ачыла. Бу исә Дениска үз максатына якынаерга тагын бер мөмкинлек бирә.

Денисның үз аягына баса чагына ышанычны Санкт-Петербургтагы бер клиника табиблары бирә. Чистайлыларның финанс ярдәме белән алар бу клиникада быел ел башында булалар. Киләсе тернәкләндерү курсы бер айдан соң булырга тиеш.

– Безнең гаилә улыбызга акча җыюда ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтен белдерә. Болар безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз гына түгел, бөтенләй белмәгән кешеләр дә. Алар ярдәме белән Дениска махсус корсет әзерләнә. Кайтуга исәп-хисап бирәчәкбез, – дип сөйли малайның әнисе Екатерина Спиридонова.

Бүген Денис суставларны ныгытучы махсус конструкция ярдәмендә хәрәкәтләнә. Аңа һәр ел саен кыйммәтле корсетлар һәм ортопедик аяк кие ме кебек үк коррекцияләнү дә кирәк. Әлегә алардан һәм даими дәвалаудан башка тора алмый.

– Корсетлар, тренажерлар ярдәмендә мин үземне яхшырак хис итәм. Минем хәтта мус кулларым ныгыды. Яхшыга өметләнәм. Мин үземнән дә күп нәрсә торганын яхшы аңлыйм. Максатыма ирешәчәкмен! – дип ышаныч белән сөйли Денис.

Ул – көчле рухлы малай. Без аның хыялларының тормышка ашачагына ихластан ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев