Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Даруханәләр халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерергә әзерме?

Сезонлы вирус инфекцияләре, шулай ук коронавирус таралу халыкны медицина битлекләре һәм дезинфекция чаралары сатып алырга этәрде.

Битлек сатып алырга теләүчеләр шулкадәр күп, шәһәр даруханәләрендә берничә атна элек әлеге товарга кытлык туды. Без даруханәләр буенча йөреп чыгарга, медицина битлекләре һәм антисептик чаралар булуны тикшерергә булдык.

– Ни кызганыч, битлекләр юк. Кайчан булачагын әйтә алмыйбыз. Көн саен товар куючыларга заявка җибәрәбез, әмма әлегә аларда да юк, – дип җавап бирделәр бер даруханәдә.

Башка даруханәләрдәге сатучылар да әлеге медицина товарының сатуда кайчан барлыкка килүен әйтергә кыенсындылар. Ә менә антисептиклар белән хәл яхшырак.

– Антисептиклар һәм вируска каршы чаралар җитәрлек күләмдә, бәяләр элеккеге дәрәҗәдә сакланды. Аларга кытлык булмас дип уйлыйм, – диде даруханә челтәрендә сатучы.

Сәламәтлек саклау министрлыгында даруханәләрдә битлекләр булмауга шундый аңлатма бирәләр:

«Битлекләргә кытлык халыкта ихтыяҗ зур булу белән бәйле. Җитештерүчеләр тиешле күләмдә эшләп өлгерми. Хәзерге вакытта медицина битлекләре белән тәэмин итүчеләрдән һәм

җитештерүчеләрдән тәкъдимнәр юк. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан әлеге төр медицина әйберләре җитештерүне арттыру буенча ашыгыч чаралар күрелә».

Әгәр сез медицина битлеген сатып ала алмасагыз, белгечләр аларны мөстәкыйль рәвештә эшләргә киңәш итә.

– Гади марля битлеге – вакыт белән сыналган нәтиҗәле саклану чарасы. Моның өчен дүрт катламлап ясалган гади марля кирәк булачак, аңа бәйләвечләр генә тегәргә кирәк. Мондый битлекләрне өч сәгать саен алыштырып торырга кирәк, – дип сөйләде Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин. – Кулланылган битлекләрне дезинфекцияләүче эремәдә тотарга, юарга, кайнар утюг белән бастырырга һәм алга таба да кулланырга мөмкин. Шул рәвешле алар даруханәләрдәге бер тапкыр кулланыла торганнардан отышлырак булып чыга.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәре даруханәләрендә марля һәм марля бинтлар җитәрлек күләмдә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев