Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Данауровка авылында зур янгын чыкты

Данауровка авылында күп фатирлы йортларда яшәүче берничә гаилә сарайсыз калды.

– Яшәүчеләрдән янгын чыгу турында сигнал төнге икеләр тирәсендә керде, – дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Госман Гатин. – Янгын сүндерү подразделениеләре урынга килгәннән соң, торак йортлар янында торган такта сарайларның дөрләп януына тап булалар. Матди зыян әлегә ачыклана гына. Урында янгын чыгу сәбәбен тикшерүче белгечләр эшли. Әлегә ике сәбәп тикшерелә: ут белән сак эш итмәү һәм электр приборларының төзек булмавы.
Егермегә якын сарай бөтенләй янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә. Билгеле булганча, кайбер хуҗалык биналары йорт кош-кортлары өчен урын буларак файдаланылган. Шундый максатларда үз сараен Виктор да файдаланган.
– Төнлә бертуганымның кызы шарт-шорт иткән тавышка уянган. Тәрәзәдән карагач, сарайларның януын күргән. Без шунда ук киенеп урамга чабып чыктык. Ялкын хуҗалык корылмаларының ике ягыннан да бик тиз таралды. Ярый әле тавыкларны коткара алдык, – дип уртаклашты безнең белән ир-ат. – Бары узган елны гына яңа сарай төзегән идек. Хәзер аны торгызырга акча юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай