Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Всем миром мы вышли за Россию-мать…» китабын тәкъдим итү булды

Яңа китапка чистайлыларның махсус хәрби операциягә багышланган шигырьләре, рәсемнәре, хатлары һәм хикәяләре керде

Махсус хәрби операция башлану белән язу эшчәнлегендә аерым күтәрелеш башланды. Җирле авторларның шигырьләрендә һәм хикәяләрендә хәрби тематика ешрак күзәтелә башлады.

Үз иҗат җимешләрендә алар халыкның кичергән авырлыклары, улларын сугышка җибәрүче аналарның рухи халәте, фронттан кайтмаган сугышчылар турында язалар.
«Әсәрләрне берләштереп, тулы бер җыентык булдырсак, яхшы булыр иде» — дип уйлыйлар гомуми мәсьәләләр бүлеге мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Курбатова һәм Чистай җирлекара үзәк китапханәсенең әйдәп баручы методисты Фәридә Самсонова. Шулай итеп, «Всем миром мы вышли за Россию-мать…» дигән китап дөнья күрә.

— Китап чыгару идеясенә безне «Ступени» һәм «Энҗеләр» әдәби берләшмәләре әгъзалары этәрде, алар махсус хәрби операция башланганнан бирле патриотик тематикага дулкынландыргыч шигырьләр һәм хикәяләр язалар. Алар барлык әсәрләрне бербөтен итеп җыярга тәкъдим иттеләр дә инде, — дип сөйли Елена Михайловна.

Китапның исеме — автор-башкаручы Светлана Силантьеваның үзе иҗат иткән патриотик җырыннан юллар. Ул фронтка ярдәм итүче битараф булмаган чистайлыларның берсе.

Бу җырның тексты, әлбәттә, яңа басманың бер битендә басылган. Китапта барлыгы төрле жанрдагы 45 җирле автор тәкъдим ителгән. Җыентыкка рус һәм татар телләрендә 66 шигырь, фронтка җибәрелгән укучыларның 7 хаты, өлкән буын кешеләреннән 4 хат, солдатлар туганнарының 3 язмасы, махсус хәрби операциядә катнашучының 1 хатирәсе һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының 11 иҗади эше кергән.

Китапны тәкъдим итү үзәк китапханәдә узды. Чарага аны чыгаруда катнашканнарның күбесе килде.

— Бу китап безнең барыбыз: илебезне махсус хәрби операция зонасында саклаучылар һәм тылда эшләүчеләр, кешеләрнең кичерешләре, борчулары һәм газаплары турында.

Авторлар авырлыкларга карамастан, тормышның дәвам итүен күрсәтәләр, ә аларның лирик геройлары җиңүгә һәм якты киләчәккә ышана, — диде Елена Курбатова.
Китап «Балалар күзләре белән дөнья» конкурсында катнашучы сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре белән бизәлгән. Рәсемнәрдә — ут чолгап алган биналар, сугышчан хәрәкәтләр, солдатлар… Хәрбиләрнең гаиләләре белән бергә сурәтләнгән рәсемнәр дә бар.

— Бу китап махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дә, шәһәр халкы өчен дә зур әһәмияткә ия. Миңа калса, шул рәвешчә без тарихны киләчәк буынга тапшырачакбыз, — ди сәнгать мәктәбе укучыларының берсе Рамина Хәйруллина. — Китапны булдыруда катнашуым аеруча күңелле — битләренең берсендә минем рәсемем дә бар. Үз эшемдә мин якыннарына хат язучы солдатны сурәтләдем. Аның артында — сугыш хәрәкәтләре… Ләкин тирә-юньдәге шундый шартларга карамастан, сугышчы аны көткән якыннарына хәбәр җибәрергә онытмый.

— Минем уйлавымча, бу китап безнең хәрбиләребезгә ярдәм, — диде тагын бер яшь рәссам Эмилия Фәтхетдинова. — Үз рәсемемдә мин махсус хәрби операция фронтларында сугышкан Россия солдатларын сурәтләдем. Без тыныч яшәсен өчен алар үз гомерләрен куркыныч астына куялар.

Елена Курбатова киләчәктә китапны мәктәпләрдә тәкъдим итәчәкләрен сөйләде. Балалар туган шәһәрләрендә яшәүче шагыйрьләрнең эшләре белән таныша алачак. Бу икеләтә кызыклырак!

Әлегә 50 данә басылып чыкты, аларны китап төзүдә катнашучыларга тараттылар. Киләчәктә, әгәр китап гомуми ихтыяҗга ия булса, аны электрон рәвештә дә ясаячаклар.
Кичә азагында шагыйрь Владимир Герасимов җыентыкка кермәгән, әмма чарага бик яхшы нәтиҗә ясаган үзенең шигырен укыды:

«Как важно знать, что мы непобедимы!
И донести до каждого извне,
Что люди русские неистребимы
В любой безжалостной войне…

Сүз уңаенда „Всем миром мы вышли за Россию-мать…“ китабы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм итү максатыннан булдырылган грант акчасына басылып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев