Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистайда үзәк урамнарда көн буена автомобильләр хәрәкәте тукталачак

Автосөючеләрдән алдан ук әйләнеп үтү маршрутлары турында кайгыртуларын үтенәләр

Чистайда 9 майда бер үк вакытта берничә урамда автомобильләр хәрәкәтен ябачаклар. Әлеге карарга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе кул куйган.
Әлеге чикләүләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чаралар белән бәйле. Автотранспорт чаралары өчен хәрәкәт 7 дән 21 сәгатькә кадәр ябылачак. Чикләүләр кертеләчәк участоклар:
— Л. Толстой урамы (Октябрьская урамыннан К. Маркс урамына кадәр)
–Ленин урамы (Бутлеров урамыннан Нариманов урамының так ягына, Красноармейская урамыннан К. Либкхнект урамының так ягына кадәр)
–Бебель урамы (К. Маркс урамыннан Ленин урамына кадәр)
–Урицкий урамы (К.Маркс урамыннан Ленин урамына кадәр)
–Нариманов урамы (К.Маркс урамыннан Ленин урамына кадәр)
–Театральная урамы
–К. Маркс урамы (Л. Толстой урамының җөп ягыннан Маринин урамына кадәр, К. Маркс урамының так ягындагы 15нче йорттан Югары базарга кадәр)

Автосөючеләргә алдан ук әйләнеп үтү маршрутларын уйларга кирәк.

Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә чаралар үтү вакытында җәмәгать тәртибен, кешеләр, юл хәрәкәте иминлеген саклауда булышлык итәргә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев