Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда иминлек чаралары көчәйтелде

Террорчылыкка каршы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссияләренең һәм Чистай районы оператив төркеменең уртак утырышы узды.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды. Утырышның көн тәртибе җиде пункттан торды, аларның беренчесе булачак бәйрәмгә кагылды. Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү чорында Чистай районында террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү, җәмәгать һәм янгынга каршы иминлекне көчәйтү чаралары турында Эчке эшләр министрлыгының полиция (җәмәгать тәртибен саклау буенча) бүлеге начальнигы урынбасары Василий Кузьмин хәбәр итте.
Гражданнар күпләп катнашачак бәйрәм чаралары узачак барлык урыннар кинологлар тарафыннан хезмәт этләре белән тикшереләчәк һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан сак астына алыначак. Шулай ук шәһәрнең үзәк мәйданында һәм Скарятин бакчасында җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатыннан, гражданнарны кертү бары тик контроль-уздыру пунктлары аша гына башкарылачак.
— Оператив вәзгыятьне, җәмәгать тәртибен һәм иминлекне контрольдә тоту максатыннан, урамнарда һәм кешеләр күпләп булган башка урыннарда патруль-пост нарядлары саны арттырылачак. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, ОПОП башлыклары, шәхси сак предприятиеләре һәм «Форпост» яшьләр берләшмәсе хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк. Бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда видеомониторинг үткәреләчәк. Квадрокоптерлар куллану катгый тыела, — диде Василий Кузьмин.
Җиңү көнендә шәһәрнең берничә үзәк урамында автомобильләр хәрәкәте туктатылачак. Чикләүләр иртәнге 7дән 21 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Василий Кузьмин докладына өстәп, Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы урынбасары Госман Гатин чыгыш ясады. Ул бәйрәм чараларын үткәрү урыннары исәпкә алынуын һәм әлеге объектларда профилактик тикшерүләр үткәрелүен ассызыклады. Аларның җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча өстәмә күрсәтмәләр уздылар, алар барышында гадәттән тыш хәлләр очрагында кешеләрне тиз һәм куркынычсыз эвакуацияләү мәсьәләләре тикшерелде.
— Бәйрәм чараларын үткәрү чорында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук 67нче номерлы янгын сүндерү частенең хәрби расчеты кизү торачак, — дип билгеләп үтте Госман Гатин.
Ул утырышта катнашучыларга 22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстанда гамәлдә булган янгынга каршы махсус режим турында искәртте. Госман Равил улы ассызыклаганча, бу чорда учак ягу, коры үлән, чүп-чар яндыру, ачык утта ризык әзерләү тыела. Шулай ук пиротехник әйберләр дә кулланырга ярамый.
Утырышта шулай ук Чистай балалар йорты директоры Елена Вәлиева чыгыш ясады, ул «Каенкай» балалар сәламәтләндерү лагерен янгын чыгу куркынычы чорына әзерләү турында сөйләде. Һәр ел саен җәйге вакытта лагерьда ятим балалар һәм балалар йортында тәрбияләнүче, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган малайлар һәм кызлар ял итә.
— Лагерьны җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерләү кысаларында янгынга каршы иминлек чараларын гамәлгә ашыруга һәм үтәүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Лагерь территориясе периметры буенча минеральләштерелгән полоса ясалган. Җир лагерьның тышкы һәм эчке периметры буенча сөрелә. Янәшәдәге урман массивын коры үләннән, ауган агачлардан, коелган яфраклардан һәм башка чүп-чардан чистарту башланды. Ел саен балалар йортына әлеге эшләрне башкаруда Чистайның янгын-коткару частенең шәхси составы, электр челтәре хезмәткәрләре, Әтиләр берлеге вәкилләре һәм шәһәребезнең башка кешеләре ярдәм итә, аларга без чын күңелдән рәхмәтле, — диде Елена Александровна.
«ТатРИТЭКнефть» иминлек хезмәте башлыгы вазифаларын башкаручы Азат Мәхмүтов ягулык-энергетика комплексы объектында террорчылык янауларын булдырмау буенча өстәмә чаралар һәм террорчылыкка каршы комиссиянең, Чистай районы оператив төркеменең чираттан тыш утырышы карарларының үтәлеше турында хәбәр итте.
Экстремизмга каршы тору һәм миграция законнарын үтәүне тәэмин итү буенча чараларның ничек тормышка ашырылуы турында авыл җирлеге башлыгы Андрей Сашин сөйләде.
— Даими рәвештә торак фондын һәм
кешеләр күпләп була торган урыннарны тикшерү буенча рейдлар үткәрелә, алар барышында җирле халык һәм милли диаспора вәкилләре арасында экстремизм һәм конфликтлы хәлләр билгеләре мониторингы үткәрелә. Рейдлар барышында экстремизм һәм милләтара каршылыклар билгеләре ачыкланмады. Шулай ук Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты су алу узеллары һәм тормышны тәэмин итүнең башка объектлары өстеннән контроль алып бара, — дип хәбәр итте чыгыш ясаучы.
Андрей Сашин сүзләренә караганда, торак пунктта экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча актив эш алып барыла, ул төрле яшьтәге халыкны колачлый.
Көн тәртибендәге соңгы пунктлар буенча докладлар белән районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Ольга Заглядова чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга террорчылык янау куркынычы дәрәҗәсен билгеләгәндә террорчылыкка каршы комиссия гамәлләре планын актуальләштерү турында сөйләде.
— «Террорчылык янау куркынычы дәрәҗәсен билгеләгәндә эш итү планы»нда катнашучыларның барысына да әлеге документны эшкә алырга, үз гамәлләрен җентекләп өйрәнергә һәм куркыныч янаганда әзер булырга кирәк, — дип йомгак ясады Ольга Валентиновна.
Шулай ук Ольга Валентиновна Чистай районы территориясендә сәүдә объектларын паспортлаштыру һәм террорчылыкка каршы сакланыш мәсьәләсе буенча да чыгыш ясады.
Утырыш ахырында Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Чистайдагы идарәсе башлыгы Олег Акимов шәһәр һәм районның бөтен халкы, бигрәк тә пилотсыз очу аппаратларына карата, уяу булырга тиешлегенә басым ясады.
— Әгәр кем булса да күктә шундый прибор — дрон яки түбән очучы кечкенә самолет күрсә, бу хакта шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, — дип ассызыклады Олег Александрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев