Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай үзәк китапханәсендә шагыйрь Тәбрис Гыймалетдиновның «Атым җиккән» китабын тәкъдим итү булды

...

Узган җомгада шәһәребез һәм районыбызның танылган шагыйре Тәбрис Гыймалетдиновның «Атым җиккән» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Нарат Елга авылының матур табигате кочагында үсеп, аның бар гүзәлләген күңеленә сеңдергән Тәбрис аганың эчке дөньясы искиткеч бай, күңелендә бөреләнгән мәхәббәт хисләрен, уй-кичерешләрен ак кәгазь битләренә төшереп укучыларына җиткерә ул.

Тәбрис Харис улының «Атым җиккән» исемле китабын тәкъдим итү кичәсендә «Энҗеләр» берләшмәсе әгъзалары, «Чистай хәбәрләре» редакциясе һәм төрле китапханәләрдән килгән хезмәткәрләр катнашты. Тәбрис Харис улы шагыйрь генә түгел, нәфис сүз остасы да әле. Шигырьләрен укыганда үзе дә шул образга бар җаны-тәне белән кереп китә, тыңлаучыларын да мәхәббәт дәрьясында йөздерә, аларның күңелләрендә туган ягыбызның матурлыгына, кешеләренә карата ярату хисләре тагын да ныгый… Әлеге кичәдә дә килгән кунаклар, шигырь яратучы дусларыбыз аның шигырьләрен яратып тыңладылар, кат-кат сорап укыттылар. Шигырь бәйрәме бик күңелле үтте. Шигърият сөюче дусларыбыз кичәдән канатланып, көч-куәт алып, бүгенге болгавыр заманда үзләренә рухи азык бүләк итүчеләргә рәхмәт әйтә-әйтә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев