Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай шәһәрендә һәм районда 2024 елда 64 янгын килеп чыккан

2024ел нәтиҗәләре буенча янгын статистикасын Чис­тай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегендә яңгыраттылар.

Барлыгы 64 янгын килеп чыккан. Күзәтү ведомствосында билгеләп үтүләренчә, бу 2023 ел белән чагыштырганда 26 очракка азрак. Зыян күрүчеләр дә азрак, янгында 2 кеше имгәнү алган, ә бер ел алдан алар 5әү булган. Ә менә үлүчеләр буенча статистика борчуга сала, янгыннар 7 кешенең гомерен өзгән, бу узган елдагыдан 4кә артык.

Килеп чыккан янгыннарның төп сәбәбе булып — мич җиһазларының төзелешендә һәм аны файдаланганда кагыйдәләрнең бозылуы тора. Шулай ук янып китүләр ут белән саксыз эш итү аркасында электротехник сәбәпләр буенча да килеп чыккан.

— Алты кешенең үлеме сөрем газы белән агулану сәбәпле килеп чыккан, ә бер кеше башы, муены, гәүдәсе, тын юллары пешү сәбәпле вафат булган, — дип сөйләде күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин. — Үлүчеләрнең бишесенең канында этил спирты табылган.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, янгыннарның төп өлеше, бу 89 проценты дигән сүз, торак йортларда килеп чыккан.
— Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гомуми саннардан янгында үлүчеләрнең 43 проценты — аз тәэмин ителгән яисә матди яктан авыр яшәгән категория гражданнары, болар пенсионерлар, инвалидлар, билгеле яшәү урыны булмаган кешеләр. Аларны үлемгә авыру булулары, картлык һәм физик җитешсезлекләр китергән. Шулай ук янгында үлүчеләр арасында исерек хәлдә булучылар, исерек хәлдә булып, янгын чыгуга сәбәпче булучылар да бар. Барлык янгыннарның 10 проценты исерек хәлдәге кешләр аркасында килеп чыккан, үлүчеләрнең 70 проценты исерек хәлдә булган. Шунысын да истә тотарга кирәк, исерек хәлдәге кешеләрнең реакциясе начарая, шулай ук үз-үзен саклау дәрәҗәсе дә түбән була, — дип ассызыклады Илнур Гайнуллин.
Инспектор сүзләренчә, социаль объектларда, производство биналарында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, яңа төзелешләрдә, административ учреждениеләрдә янгыннар күзәтелмәгән. Сәүдә объектында бер янгын теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев