Чистай районында Гаилә елы тантаналы төгәлләнде
Яшьләр үзәгендә Гаилә елы тәмамлануга багышланган «Ныклы гаилә — көчле Россия!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әлеге чара өй учагын саклаучы, мәхәббәт һәм аңлашучанлык хөкем сөргән, бәхетле балалар үскән гаиләләрне бүләкләүдән башланды.
Бер-бер артлы сәхнәгә Алексеевлар, Барановлар, Хәбетдиновлар, Галиевлар, Артемьевлар гаиләләре күтәрелде.
Алексеевлар гаиләсе хезмәт сөючәнлеге һәм балалар яратуы белән аерылып тора. Аларның биш баласы бар, һәрберсе мәктәптә яхшы укый, төрле конкурсларда, спорт чараларында катнашып, мактаулы урыннар ала. Әти-әниләре кече яшьтән үк балаларда хезмәт сөючәнлек һәм уңышларга омтылыш тәрбияли.
Шулай ук Барановлар гаиләсе дә сокланырлык. Биредә үзләренең уңышлары белән әти-әниләрен шатландырып торучы өч малай үсә. Без әлеге малайлар лаеклы шәхесләр, гаилә традицияләрен дәвам итүчеләр булып үсәрләр дип ышанабыз.
Православиеле, иерей Александр һәм Татьяна Артемьевлар аерым урын алып торалар. Әлеге гаиләдә христиан традицияләренә һәм мәңгелек кыйммәтләргә сакчыл карыйлар. Аларның алты балалары бар — өч кыз һәм өч малай. Артемьевлар православие бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ураза тоталар һәм үз балаларын рухи тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.
Хәбетдиновлар гаиләсе дә олы хөрмәткә лаек. Әлеге яшь гаиләнең бер-берсенә булган мәхәббәте әллә каян күренеп тора, алар бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар кебек, бер-берсе турында гел кайгыртып торалар. Алар гаиләсендә дә алты бала үсә, кече яшьтән үк хезмәт яратырга, тәртипле, бер максатка омтылып яшәргә өйрәнеп үсәләр.
Галиевлар гаиләсе биш бала тәрбияли. Әлеге зур, тату гаиләдә әти-әниләре балаларга күп игътибар бирәләр, аларга үсәргә, уңышка ирешергә ярдәм итәләр.
Әлеге гаиләләр — өй җылысын ничек сакларга, ничек итеп балаларны ярату һәм узара хөрмәттә тәрбияләүнең ачык мисалы булып тора.
Аларны район башлыгы Дмитрий Иванов та котлады.
–Гаилә тулы булырга тиеш, димәк, өчтән артык бала булу шарт. Без районда шундый гаиләләрне күбрәк күрергә телибез, чөнки алар — безнең киләчәгебез, — дип Дмитрий Алексеевич балалар тәрбияләүдә әти-әнинең ролен ассызыклады һәм күпбалалыкны чын батырлык үрнәге дип атады. Шулай ук ул Чистай районының күпбалалы гаиләләр арасында республика буенча өченче урында торуын билгеләп үтте.
Район башлыгы мәдәният бүлегенә, яшьләргә һәм ЗАГСка гаилә елына багышланган төрле чаралар оештырганы өчен рәхмәт белдерде. Ел дәвамында шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләре тарафыннан 2500 дән артык чара уздырылган, алар арасында гаиләләр өчен иҗади очрашулар, фестивальләр, конкурслар һәм күләмле гаилә яллары да бар.
Бәйрәм азагында Дмитрий Алексеевич күпбалалы гаиләләрне Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләде.
Чараның тантаналы өлешеннән соң бәйрәм концерты булды. Сәхнәдә шәһәрнең иҗади коллективлары чыгыш ясадылар. Алар тамашачыларны күңелле музыкаль номерлар һәм биюләр белән сөендерделәр. Һәр номер бәйрәм мохитына һәм гаилә җылысына уралган иде. Алар тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Чараны тәмамлап, алып баручылар Гаилә елының шатлык, җылылык һәм бердәмлек вакыты икәнен искә төшерделәр. Буыннан-буынга тапшырылып килүче гаилә традицияләре безнең йөрәкләребезне һәм өйләребезне аерым бер ут белән тулыландырсыннар. Әлеге яктылык бервакытта да сүнмәсен, ә гаилә кыйммәтләре безнең тормышыбызның нигезе булып калсын.
Якынлашып килүче Яңа ел безнең илебездә Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде. Чистай районында видеоэлемтә буенча стартны Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллин бирде.
Бу кызык!
2024 елда Чистай районында 371 пар никахларын теркәгәннәр. Гаиләләрдә 366 бала туган. 40тан артык гаилә матур юбилейларын билгеләп үткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев