Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «Геройлар безнең арада» дип аталган күчмә күргәзмә эшләде

Күргәзмәне ачуда шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге башлыгы Лилия Габделвәлиева, ТР ДОСААФның Чистай техник мәктәбе башлыгы Әсхәт Дәүләтшин һәм «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый ветераннар оешмасы бүлеге рәисе Рәфис Мәхмүтов, шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре, шәһәр активистлары һәм яшь армиячеләр катнашты.

Чечен һәм Әфган сугышларында, махсус хәрби операциядә катнашкан чистайлылар махсус кунаклар булдылар. Аларга мондый күргәзмәләр аеруча якын.


— Башлык Дмитрий Алексеевич исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән бүгенге күргәзмәдә барысын да сәламләргә телим, — диде Михаил Иванович. — Бу залда Россия һәм Татарстан Республикасы язмышы белән кызыксынучы кешеләр җыелды. Бу күргәзмә безнең үсеп килүче буын өчен зур роль уйнаячак, егетләрнең патриотик үсешенә этәргеч бирәчәк, дип саныйм.


Патриотик күргәзмәне Татарстан Республикасы ДОСААФ үзәк аппараты хезмәткәрләре республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның грант акчасына оештырды.


— Без үз проектыбыз өчен мәктәпләр буенча сораштыру үткәргәндә, күп кенә укучыларның Россия Геройларын гына түгел, республика Геройларын да белмәвен аңладык. Махсус хәрби операциянең максатын, Россия сугышчыларының нинди максат белән сугышканын аңламыйлар. Шул вакытта әлеге күргәзмәне булдыру идеясе килде һәм Рөстәм Миңнеханов аны бик теләп хуплады. Без яшьләрнең үз геройларын белүләрен телибез һәм үз күргәзмәбез белән аларның безнең арада булуын күрсәтәбез, — диде ТР ДОСААФның патриотик бүлеге башлыгы Алексей Касаткин. — Башта без чараны махсус хәрби операциядә катнашучыларга гына багышларга теләгән идек, әмма соңыннан ветераннарыбызга: Чечен һәм Әфган сугышларында катнашучыларга да багышларга булдык. Чөнки кайчандыр алар шулай ук Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаганнар.


Уку йортының беренче катында махсус хәрби операция зонасында илебезне батырларча яклаган, Татарстан Республикасында туып-үскән сугышчыларның фотолары урнаштырылды. Алар барысы да «Россия Герое» дигән югары исемгә лаек булганнар.


Экспозициядә фотолардан тыш, Россия Кораллы Көчләре солдатларының экипировкасы: маскировкалау халатлары, каскалар, бронежилетлардан манекеннар тәкъдим ителде. Ә дивар буйлап махсус хәрби операциягә һәм Бөек Ватан сугышына багышланган мәгълүмат стендлары торды.

Геройлар безнең арада
«Россия Герое» исеменә лаек булдылар:
Рәсим Баксиков (Биләр авылы, Алексеевск районы) — өлкән лейтенант, танкист.
Аның Т-80 «Алеша» танкы экипажы көчле ут астына эләгә. Танкны йөртүче яралана һәм хәрби машина белән идарә итүне дәвам итә алмый. Рәсим Баксиков яраланган солдатка беренче медицина ярдәме күрсәтә, аны табибларга тапшыра, ә үзе танк белән идарә итәргә керешә. Рәсим Баксиков җитәкчелегендәге танк Украина Кораллы Көчләренең бронетехника колоннасы белән тигезсез көрәшкә керә һәм яу кырында җиңү яулый.

Раил Габдрахманов (Базарлы Матак авылы, Әлки районы) — майор, танкист.
Күпер төзелешен саклау белән шөгыльләнә, ә аннары беренчеләрдән булып елга аша чыга һәм ике танктан торган төркем составында Украина тылына үтеп керә. Дошман кичүне шартлатканнан соң, Габдрахмановның танк расчеты «соңгы снарядка кадәр» сугыша.

Александр Лапин (Казан шәһәре) Россия хәрби начальнигы, генерал-полковник.
Северодонецк һәм Лисичанск өчен сугышларда катнашкан.

Ирек Мәгъсүмов (Мамадыш шәһәре) подполковник, мотоукчы
Лисичанск өчен сугышларда катнашкан.

Иван Додосов (Питрәч авылы) майор, танкист.
Стратегик мөһим булган Попасная шәһәренең дошман оборонасын өзүне тәэмин итә, Луганск халык республикасы территориясенең бер өлешен азат итә һәм Россия гаскәрләрен Лисичанскка таба алга җибәрә.
«Россия Герое» исеменә (үлгәннән соң) лаек булдылар:
Дамир Гыйлемханов (Казан шәһәре) — ефрейтор, танкист һәм Дамир Исламов (Лениногорск шәһәре) — өлкән лейтенант, танкист.
Дамир Исламов җитәкчелегендәге танк экипажы наводчик Дамир Гыйлемханов һәм механик-йөртүче Иван Цевун (Амур өлкәсе) составында дүрт танк, озак вакытлы ут ноктасы юк ителә, шулай ук якынча 10 Украина хәрбие үтерелә. Аларның хәрби машинасы «Молотов коктейле» белән яндырылуына карамастан, экипаж утны сүндерә һәм Украина Кораллы Көчләренең 5 танкы белән сугышка керә. Тигезсез көрәштә алар дошманның дүрт танкын юк итәләр, әмма бишенчесе аларның сугыш машинасын тар-мар итә. Ни кызганыч, экипаж исән калмый.

Андрей Соколовский (Тәтеш шәһәре) — сержант, разведчик.
Үз гомере бәрабәренә ике разведчиклар төркеменең ут астыннан чыгуын һәм алты яраланган хәрбине эвакуацияләүне тәэмин итә.

Олег Сорокин (Мамадыш шәһәре) — өлкән лейтенант, мотоукчы.
Аның подразделениесе өч мең ВСУ сугышчысы белән тигезсез көрәшкә керә. Алар ике пикапны һәм 20 ВСУ сугышчысын юк итәләр. Һөҗүм башлангач, Олег Сорокин һәм аның хезмәттәше — рота командиры Дмитрий Петров Украина гаскәрләре һөҗүм иткән сул флангта булалар. Үз гомерләре бәрабәренә алар өч мең Украина сугышчысының һөҗүменә каршы торалар, 200дән артык Россия хәрбиенең гомерен саклап калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев