Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чынлыкта булмаган сыер өчен акчаны кире кайтарырга туры килгән

Бүгенге көндә Интернет челтәре аша товарлар сату һәм сатып алу – еш очрый торган күренеш. Кемдер үзенә кирәкмәгән әйберне сата, кемдер – сатып ала. Чит кешенең акчасына кул сузарга теләүчеләр дә табыла. Сүз интернет-мошенниклык турында бара.

Интернет челтәрендә мошенникларның эш итүе турында күптәннән билгеле, әмма беркатлы гражданнар таныш булмаган кешеләргә ышануны дәвам итәләр. Алдан түләү кертү – интернет-кибетләрнең гадәти практикасы һәм аны игъланнар сайтларында эш итүче мошенниклар уңышлы кулланалар.

– Чистай шәһәр судына тикшерү өчен РФ ҖКның 159нчы маддәсенең 2нче өлеше, РФ ҖКның 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, 159нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча Мәскәү шәһәрендә яшәүчегә карата җинаять эше керде. Ул Интернетта игъланнар сайтларының берсендә потенциаль сатып алучылардан алдау юлы белән акча урларга омтылган. Моның өчен ул сыер сату турында белдерү урнаштырган, анда әлеге хайванның Чистайда булуы һәм 65 мең сумга сатылуы турында белә торып ялган мәгълүмат һәм элемтә өчен кәрәзле телефон номерын күрсәткән, – дип аңлатма бирә Чистай шәһәр суды судьясы ярдәмчесе Наталья Вдовина.

Сыер сатып алырга теләгән хатын-кыз сатучыга шалтыратып, аннан хайванның фотосын җибәрүен сораган. Ир-ат аңа Интернеттан табып, бер фото җибәргән һәм 40 мең сум күләмендә алдан түләү таләп иткән. Сатып алучы риза булган һәм акчаны күчергән. Шуннан соң сатучы элемтәгә чыкмый башлаган. Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-ат акчаны үзенә кирәгенчә тоткан. Әмма алдау моның белән тәмамланмаган.

Бераздан мошенник сатып алучыга кабат шалтыраткан һәм дөрес булмаган банк картасы номерын җибәрүен аңлаткан һәм калган 25 мең сум акчаны тулы түләү хисабына банк картасына күчерүне таләп иткән.

– Зыян күрүче аңа карата мошенниклык кылырга омтылуларын аңлап, акча күчерү турындагы таләпләрне үтәүдән баш тарткан. Суд утырышында зыян күрүче тарафыннан, яклар дуслашу сәбәпле, җинаять эшен туктату турында үтенеч яңгырады, чөнки хөкем ителүче зыянны каплаган, – дип нәтиҗә ясый Наталья Олеговна.

Шулай, ир-атка карата җинаять эшен суд РФ Җинаять-процессуаль кодексының 25нче маддәсе нигезендә туктатты.

Шуны да билгеләп үтәсе килә, Интернет челтәре аша товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда, мошенникларның корбаны булмас өчен, сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев