Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Чын укытучы – ул артист»

    Валентина Бондарцова гомеренең 48 елын педагогикага багышлый. Аның хезмәте күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

    Педагогика – ул сәләт һәм сәнгать. Гомеренең 48 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Валентина Бондарцова шулай дип уйлый.

    Ул үзенең педагогик эшчәнлеген иң түбәннән башлап, карьера баскычыннан ышанычлы рәвештә күтәрелә. Шуңа күрә бу өлкәдәге барлык нечкәлекләр аңа бик яхшы таныш. Әмма иң мөһиме – ул балаларны ярата.

    – Мин кечкенәдән үк укытучы һәм артист булырга хыялландым. Бу ике һөнәр бер-берсенә охшаш, чөнки чын укытучы – ул артист. Балалар янына дәрескә кергәч, педагог укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итәргә, яңа теманы аңлатып кына калмыйча, аны кызыклы итү өчен барысын да эшләргә тиеш. Сыйныфка кергән укытучы, тамашачы алдындагы артист кебек, укучыларның карашларын үзенә карата белергә тиеш, – ди Валентина Гавриловна.

    Валентина Бондарцова Чистайда туган һәм үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң яшь, әмма тәвәккәл кыз апасы белән Казахстанга, үсеп килүче яшь Тимертау шәһәренә күчеп килә. 17 яшендә ул балалар бакчасына кече тәрбияче булып эшкә урнаша.

    – Ике ай эшләгәннән соң мине мөдир үзенә чакыртып алды да: «Мин сезне күзәтәм. Сез барлык балаларга да әни кебек карыйсыз, сез аларны яратасыз», – диде. Ул миңа тәрбияче эшен тәкъдим итте. Тиздән мин Саранск педагогия училищесына читтән торып укырга кердем, бер үк вакытта эшләдем. Балалар белән нинди генә дәресләр үткәрмәдем! Һәрвакыт иҗат иттем, игътибар үзәгендә булдым, бик кызык булды. Бервакыт минем ачык дәресемдә 68 кеше утырды! – дип искә ала Валентина Гавриловна.

    12 ел дәвамында ул балалар бакчасында тәрбияче, һөнәри техник училищесында замполит, укытучы булып эшли, машина йөртүчеләр төркемендә хәтта мастер да була.

    Әмма даими рәвештә үсәргә, яңа үрләр яуларга теләгән максатчан Валентина Бондарцовага бу гына җитми. Ул Караганда шәһәрендә педагогика университетына читтән торып укырга керә һәм бер үк вакытта эшли.

    Университетны тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли башлый. Яшь белгечкә эксперименталь сыйныф алырга һәм 6 яшьтән 11 сыйныфка кадәр балаларны укытырга тәкъдим итәләр. Башта башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, аннан рус теле һәм әдәбияты укыта.

    – Мин балаларымны 8 сыйныфка кадәр генә укыта алдым. Ул вакытта мине җирле хакимияттә милли телләрне үстерү бүлегенә баш белгеч итеп билгеләделәр, – дип сөйли Валентина Гавриловна.

    30 елга якын Казахстанда яшәп, Валентина Бондарцова язмыш кушуы буенча гаиләсе белән туган Чистаена кайта. Аның хезмәт сөючәнлеген, осталыгын Казахстан җитәкчелеге дә бәяли. Шуңа күрә район башлыгы Чистай районы башлыгына хат юллый.

    16нчы номерлы мәктәптә Валентина Гавриловна нибары бер ел эшли, әмма бу вакыт эчендә үзен чын профессионал буларак күрсәтә. Аны 1нче номерлы гимназиягә күчерәләр. Анда ул укытучы да, сыйныф җитәкчесе дә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да була.

    – Ул вакытта, әлбәттә, җиңел булмады. Күп нәрсәне кичерергә туры килде: беренче вакытларда без вакытлыча бер фатирда, аннан соң йортта яшәдек, дәфтәрләрне үтүкләү тактасында тикшердем, – дип искә ала Валентина Гавриловна.

    Гимназиянең чираттагы семинарында Валентина Бондарцова кунаклар алдында ачык дәрес бирә һәм аны кабат күреп алалар. Икенче көнне аны мәгариф бүлегенә чакыралар һәм 3нче гимназия директоры булырга тәкъдим итәләр.

    Кыска вакыт эчендә Валентина Гавриловна җитәкчелегендәге бу уку йорты шәһәрдә иң яхшыларның берсенә әверелә. Ул укучыларга төпле белем бирә торган педагоглардан торган көчле коллектив туплый ала.

    Валентина Бондарцованың хезмәте шәһәр хакимиятендә бәяләнә һәм аны мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Бераздан ул 1нче гимназиягә, әмма инде директор буларак кайта.

    Валентина Гавриловна бу вазифаны 16 ел башкара һәм әлеге белем бирү учреждениесен яңа дәрәҗәгә чыгара: гимназия үрнәк була. Укучылар ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар. БДИ кертелү белән чыгарылыш сыйныф укучылары югары нәтиҗәләр ала башлыйлар. Кайберләре берничә фән буенча 100әр балл җыя. Балаларын биредә укытырга теләүче ата-аналар саны

     

    елдан-ел арта бара.

    Әңгәмәдәшемнән шундый уңышка ирешүнең сере нәрсәдә булуы, иң көчле педагогларны ничек туплый, озак еллар дәвамында гимназиянең абруен ничек саклап кала алуы турында сорамыйча булдыра алмадым.

    – Минем кешеләргә карата үз карашым, үз методикам бар. Мин бервакытта да тавыш күтәрмим, өстәлгә йодрык какмыйм, һәркем белән шәхсән эшлим. Мин беркайчан да педагогның эшен башкалар алдында тикшермәдем, ә үземә чакыртып, тыныч сөйләшү барышында хәлгә ачыклык кертә идем. Әлбәттә, җитәкче буларак, тәҗрибәле, оста педагогларны җәлеп итәргә тырыштым. Вакыт узу белән алар үзләре гимназиягә тартыла башлады. Әнә шулай тату коллектив туплый алдым, кадрлар алмашынып тормады.

    – Валентина Гавриловна, сез озак вакытлар совет мәгарифе системасында эшләдегез. Педагогларның эше ни дәрәҗәдә үзгәрде?

    – Хәзер педагоглар дәрестән соң, баш күтәрмичә, компьютер артында утыра. Хәзерге таләпләр шундый, барлык эшләрне дә мәктәптә эшләп өлгереп булмый, күбесе эшне өйләренә алып китә. Министрлар кәгазь белән эшне киметергә, укытучыны артык эштән азат итәргә кирәк, дип әйтсәләр дә, чынлыкта барысы да үзгәрешсез кала. Күпләрнең шәхси тормышына вакыты калмый, алар тулысынча диярлек педагогик хезмәткә бирелгән. Укытучы статусы бик нык үзгәрде. Элек укытучы исемен горур йөртсәләр, аңа кадер-хөрмәт булса, хәзер күпләр кем булып эшләүләре турында сөйләргә оялалар. Укучылар да, аларның әти-әниләре дә үзгәрде. Күпләр үз кагыйдәләрен кертергә тырыша, педагогның эшен тикшерә, ә совет чорында моны күз алдына да китереп булмый иде.

    – Шуңа да карамастан, укытучылар балаларга ныклы белем бирүләрен, сыйныфтан тыш эш алып баруларын дәвам итәләр…

    – Бу аларның һөнәри осталыгы, үз фәнен яхшы белүе турында сөйли. Мин гимназия укучылары арасында аноним анкеталар еш үткәрдем, укытучының нинди сыйфаты алар өчен мөһим булуын сорадым. Күпләр педагогларда мәрхәмәтлелек, үз фәнен яхшы белүен, гаделлек, юмор хисен билгеләп үттеләр. Әлбәттә, балалар дәрестә һәрвакыт киеренке утыра алмый, кайчагында аларның шаярып аласылары да килә. Шуңа күрә укытучы дәресне җитди һәм бер тонда аңлатырга гына түгел, ә киеренкелекне бетерү өчен шаярта белергә дә тиеш. Үз укучыларына яхшы белем бирү өчен барысын да эшләгән педагогның осталыгы шуннан күренә дә инде.

    – Яшь белгечләргә дә шундый сыйфатлар хасмы?

    – Ни кызганыч, күпләр өчен хезмәт хакы гына мөһим. Ә педагог, барыннан да элек, иҗат итүче. Шуңа күрә хәзер яшь кадрларга кытлык сизелә.

    – Укытучы эшендә иң мөһиме нәрсә?

    – Әлбәттә, балаларны ярату, алар барысын да сизә бит. Әмма таләпчәнлек турында да онытырга ярамый. Балалар теләсә кайсы яңа укытучыны тикшерәләр, алар һәр нәрсәгә игътибарлы: нәрсә таләп итә, нәрсәгә азрак игътибар итә, ничек киенә. Шуңа күрә мин яшь педагогларга матур киенергә киңәш итәр идем, ул чакта балалар аларга кызыксынып карарлар иде. Чынлыкта да, практика күрсәткәнчә, балалар матур киенгән укытучыларына сокланып карыйлар, аларны игътибар белән тыңлыйлар.

    – Сез озак еллар җитәкче вазифасын башкардыгыз. Бу эштә сезгә нәрсә ярдәм итте?

    – Мин үзем аралашучан, кешеләрне яратам, һәрчак аларга теләктәшлек итәм. Һәр хезмәткәргә якын килү юлын таптым, чөнки кешене сөйләшүләр белән ышандырырга, ә кайчагында аның көйсезлекләрен кабул итәргә кирәк. Мин һәрвакыт үсешкә омтылдым, һәрвакыт беренче булырга теләдем. Икенче урыннарны алганда кәефем төшә иде. Әлбәттә, көнләшүчеләр дә бар иде, ләкин мин ачу саклый торган кеше түгел.

    Валентина Бондарцова хезмәттәш ләренә генә түгел, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә дә аерым мөнәсәбәттә булуы белән аерылып тора. Ул һәр укучыны гына түгел, ә һәр әти-әнине дә белә. Һәр иртә саен директор укучыларны гимназиядә каршы алган, аларның гадәтләрен дә белеп бетергән. Ул укучылар белән килеп чыккан кызыклы очраклар, балаларның беркатлылыгы турында елмаеп сөйләде.

    Валентина Гавриловна бу тормышта үз эшенең остасы буларак камилләшеп калмыйча, нык гаилә кора һәм балаларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияли алган. Аның ире Виктор Михайлович озак еллар милициядә эшләгән, хәзер ул отставкадагы подполковник.

    Өлкән кызы Жанна Федичкина финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары, кече кызы Юлия Семагина Чистай үзәк район дәваханәсендә икътисадчы булып эшли. Валентина Гавриловнаның өч оныгы бар, алар уңышлары һәм казанышлары белән аны сөендереп торалар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: