Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чын ир-егетләр эше

    Узган елларда Чистай муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча бурычларны иң югары дәрәҗәдә хәл итәргә сәләтле куәтле һәм оператив тәэсир итү системасы формалашты. Һөнәри бәйрәм алдыннан аның эше турында 67 нче янгын сүндерү часте начальнигы Андрей Егоров сөйләде.

    - Кече суднолар буенча дәүләт инс­пекциясе хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп көн саен, сәгать саен үз вазифаларын башкаралар, эшләренең мөһимлеге һәм әһәмияте бәяләп бетергесез. Көн саен бәла-казаларны күреп тә, аларның күңелләре кырысланмый, һәрвакыт гомерләре бәрабәренә эшләрен башкарырга әзерләр.
    Безгә җәен һәм кышын янгыннарда, юл-транспорт вакыйгаларында, суда кешеләрне коткарырга туры килә. Бүгенге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең абруе - илебездә иң югарыларның берсе. Алар моңа үзләренең осталыгы, фидакарь хезмәте һәм батырлыгы белән лаек булдылар. Әлеге эшнең нәтиҗәсе - йөзләгән коткарылган гомерләр. 1 декабрьдән без инде күптән оештырырга теләгән яңа хезмәтнең эше башланып китте. Муниципаль районның бердәм кизү-диспетчер хезмәте кертелде. Ул хәзер "01" (шәһәр), шулай ук "112" (кәрәзле) телефоннарын берләштерә. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында шушы телефоннарга бәлагә тарыган кешеләр шалтырата алалар һәм аларга ярдәм күрсәтеләчәк. Һөнәри бәйрәмебездә 67 нче янгын сүндерү частенда ачык ишекләр көне булачак, биредә һәр чистайлы коткаручыларның эше белән таныша ала. Башлана 10 сәгатьтә. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарны, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен, янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәм - Коткаручылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу чын ир-егетләр эше. Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: