Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәй көне чистайлыларны “Аксакал” янына җыйды

"Кирпеч заводы" ТҖСы микрорайонда яшәүчеләр өчен истә калырлык бәйрәм уздырды, аларны халык арасында иң танылган чишмәләрнең берсе "Аксакал" янына чәй көненә чакырды

Әлеге искиткеч чыганак турында күп риваятьләр яши һәм аларның барысының да асылы бер - аның суы дәвалау үзлегенә ия, тере, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге бүләк итә. Бәйрәмгә кирпеч за­водының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Габделәхәт Таһиров та килде.

-Әлеге чишмәне балачактан ук беләм, - дип сөйли ул, - минем хезмәт биографиям кирпеч җитештерүче предприятие белән бәйле. Эшне ремонтчы буларак башладым, балта остасы булдым, мастер вазифасына кадәр күтәрелдем. "Аксакал" безнең заводка гомер бирде, чөнки предприятие ихтыяҗларына күп су кирәк иде. Бирегә автотранспорт предприятиеләреннән килеп аккумуляторлар өчен саф көмеш суны мичкәләр белән ташыйлар иде.

Үз кулларым белән чишмә өстенә кирпечтән будка өйдем, аның территориясен төзекләндердем. Кызганыч, аны җимереп бетерделәр, бүгенге бәйрәм һәркемнең күңелендә "Аксакал"га карата хөрмәт хисе уятыр һәм аны уртак көч белән яңадан торгызырлар дигән өмет бар.

6 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары тәртипкә китергән чишмә каршындагы мәйданга төрле милләт вәкилләре җыелды. Аларның барысын да табигать бүләгенең язмышы борчый, ни кызганыч, әйбернең кадерен белмибез. Без бәйрәм кунаклары белән аралаштык. Ирле-хатынлы Молоствовлар менә нәрсә диделәр.
Лидия:
-Менә дигән бәйрәм оештырганнар. Әлеге сукмаклар буйлап күп еллар суга йөрдем. Элек суүткәргеч юк, коелар да сирәк иде. Хәзер дә өйдә су булса да, еш кына бирегә чәй эчен су алырга киләбез. Тик менә суны җыеп алуы гына уңайсыз. Бүгенге чара чишмәне яңадан торгызуның башы булыр дип уйлыйм, шул уңайдан мин җыр да башкарам.
Виталий:
-Без икебез дә "Шапчак" ансамбле артистлары. Ни өчен без шулай күтәренке рухлы, иҗатка сәләтле дип уйлыйсыз? Чөнки су безгә көч, энергия, яхшы кәеф бүләк итә. Крещениедә дә чишмә янында кеше күп була. Атакай бирегә суны изгеләндерергә килә. Бирегә ләгән ясасалар яхшы булыр иде, олы бәйрәмнәрдә анда коенып чыгарга мөмкин булачак.
Әлфия Гафурова әлеге парлар фикере белән килешә һәм түбәндәгеләрне өсти:
-Балачагым аяк киеме фабрикасы микрорайонында узды, шулай да бирегә су алырга йөри идем, әнием "Аксакал" чишмәсеннән алынган су белән самовар кайнатып чәй эчәргә ярата иде. Бирегә менә күп кеше җыелган, "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" җирле бүлеге штабы җитәкчесе Владимир Колесников, ТҖС җитәкчесе Андрей Сашин килгәннәр, нәкъ менә алар микрорайонда яшәүчеләрнең зур проблемасына игътибар бирерләр һәм Зеленая урамыннан төшә торган баскычны тәртипкә китерерләр дип уйлыйм.
Әлеге чара Чистай чишмәләре проекты инициативасы белән чыккан "Бердәм Россия" партиясенең, Рус географик җәмгыятенең җирле бүлекләренең, муниципаль властьның, мәгариф идарәсенең көчләрен уңышлы берләштерү. Беренчеләрдән булып 6 нчы мәктәп коллективы кызыклы эшләнмә тәкъдим итте, алар берничә ел дәвамында "Аксакал"ны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Эшләнмәләрнең барысы да "Ритек" грантын алуга конкурс эшләре өчен нигез булып торачак. Рус географик җәмгыятенең Чистай бүлеге җитәкчесе Сергей Салеев бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп бәйрәмнең дини өлешен төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең бердәмлеген ассызыклап үтте. Православие һәм мөселман руханиләренең катнашуы һәм гыйбадәт кылуы моны раслый.
Шәһәр Советы депутатлары Насыйх Миңнегалиев, Александр Прокофьев, Рөстәм Хәлиуллин әлеге чараны якладылар, аңа химая ярдәме күрсәттеләр.
"Ленок" иҗат коллективы, иң яхшы солистлар бәйрәм кәефе булдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев