Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп чыгарган өчен квитанция килде, ә йорт әле төзелмәгән

Безнең газета редакциясенә чистайлылар мөрәҗәгать итте. Алар йорт төзелеш стадиясендә булган адреска чүп чыгарган өчен квитанцияләр килүгә аптыраганнар.

– Күптән түгел почта тартмасында чүп чыгарган өчен квитанция таптым, ул йорт түбәсе яңа гына ябылган, тәрәзә, ишекләре әле булмаган йорт адресына килгән. Әлбәттә, анда беркем дә яшәми, йорт файдалануга тапшырылмаган. Ирем җир участогы милекчесе. Без башка адрес буенча яшибез һәм чүп чыгарган өчен түлибез. Өстәвенә, квитанциядә яшәүчеләрнең саны да, йорт мәйданы да дөрес күрсәтелмәгән, хәер, урамда чүп контейнерлары да юк әле, – дип ризасызлык белән билгеләп үтте хатын-кыз.

Башка чистайлының да проб­лемасы моңа охшаш. Алар ире белән бергә торак йорт төзү өчен җир участогы алып, җәен йортның нигезен генә салганнар. Аңа да квитанция килгән, анда электр энергиясе өчен түләү белән бергә чүп-чар чыгарган өчен түләү дә бар.

Хәлне аңлатуны сорап без бүлек начальнигы, Чистай шәһәре һәм районы халкына хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Татьяна Тишинага мөрәҗәгать иттек.

– Төзелә торган күп кенә йортлар файдалануга тапшырылмаса да, аларда электр белән тәэмин итү тоташтырылган. Элек электр энергиясе өчен түләү квитанциясе аерым формалаштырыла иде, хәзер электр энергиясе өчен исәп бердәм түләү документына кертелә. Шуңа күрә квитанцияләрдә электр энергиясе белән бергә каты көнкүреш калдыклары белән эш иткән өчен дә исәп-хисап ясала. Әгәр йорт файдалануга тапшырылмаган булса һәм анда берәү дә яшәмәсә яки җир участогында булмаган йортка чүп чыгарган өчен исәп-хисап ясалган булса, аны түләргә кирәкми.

Бердәм түләү документында яңадан исәпләү башкару өчен, клиентка каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр өчен яңадан исәпләү турында гариза язарга кирәк (гариза бланкын «Татэнерго­сбыт» бүлекчәләрендә яки «Тат­энергосбыт» АҖнең рәсми сайтында күчереп алырга мөмкин) һәм объектның торак булмавын яки участокта торак йорт булмавын, яисә гаилә әгъзаларының башка адрес буенча яшәүләрен раслаучы документ тапшырырга кирәк. Мондый документларга Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегеннән (Росреестр органнары тарафыннан бирелә), йорт кенәгәсеннән өземтә, паспорт өстәленнән белешмә, гаилә составы турында белешмә керә. Гариза һәм документны Лев Толстой ур., 151-а яки Карл Маркс ур., 160 адресы буенча «Татэнергосбыт» бүлекчәсенә тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X