Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чүп-чар, җинаятьләр белән көрәш видеокүзәтү системалары ярдәмендә алып барыла

    Каты көнкүреш калдыклары контейнерлары тирәсендә урнаштырылган ике видеокамера һәм квадрокоптер муниципаль властька контейнерларга иске диваннар, шкафлар, төзелеш материаллары алып килүчеләр белән көрәшергә ярдәм итәләр.

    Кулясов урамында «Алекс» кибете һәм кирпеч заводы микрорайонында чүп-чар контейнерлары тирәсендә күптән түгел ике видеокамера урнаштырылды. Нәкъ менә бу урыннарда контейнерлар аларны чис­тартканнан соң берничә сәгать эчендә тулалар. Өстәвенә, биредә шунда ук агач ботаклары, иске җиһазлар һәм төзелеш материаллары барлыкка килә.
    Видеокамераларны кирәге чыккан очракта шәһәрнең башка микрорайоннарына да күчерә алачаклар.
    Шулай ук кагыйдә бозучыларны тоту процессына квадрокоптер да кушылды, ул тиеш булмаган урыннарда чүп ташлаучыларны төшереп, әйләнә-тирәне һавадан карап үтә. Нәтиҗәсе дә бар: берничә шәһәрле тиеш булмаган урында чүп ташлаганнары өчен җәзасын алган.
    Йорт диварларындагы кү­зә­тү системасы камерала­ры биналарның тышкы күренешенең гадәти деталенә әверелде. Икенче ел рәттән Чистайда видеокамералар урнаштыру буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Үзәк урамнарда корылма фасадларында, күп фатирлы йортларның ишегалларында камералар урнаштыру яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итәргә, вәхшилек, хулиганлык, машинаны алып китү, йорт алды тукталышлардан урлашулар очракларын киметергә ярдәм итә.
    – Муниципаль район башкарма  комитеты идарәче компанияләр һәм «Таттелеком» ПАО белән берлектә күп фатирлы йортларда видеокүзәтү камералары урнаштыру буенча эш үткәрә, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Сашин. – Аларны урнаштыру «Имин ишегалды» программасы кысаларында башкарыла, ул исә «Имин шәһәр» республика программасының бер өлеше булып тора.
    Чистайда шушы максаттан видеокүзәтү системасы белән җиһазландыру өчен техник мөмкинлеге булган 200гә якын (155 – биш катлы, 23 ике һәм өч катлы) йорт билгеләнгән. Пилот проектында төп катнашучы  - «Таттелеком» компаниясе. Видеокүзәтү онлайн режимда алып барыла. Видеоязмаларны саклау җиде көн дәвамында компания серверларында башкарыла.
    -Компания үз инициативасы буенча берничә күп фатирлы йортта видеокамералар урнаштырды, - ди Чистай МРУПС белгече Александр Иванов. – Бүгенге көндә Чистайның 16 күп фатирлы йортында 21 видеокамера урнаштырылды. Берничәсе Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 30нчы йортка куелды.
    – Видеокамералар – безнең иминлек, - дип саный югарыда күрсәтелгән йортта яшәүче Нәҗип Сафин.  – Безнең ишегалдыбызда бик күп чәчәкләр утыртылган, кече архитектура формалары куелган, аларны карарга кирәк. Йортта яшәүчеләр белән бергә бу функцияне видеокамералар да үти. Йорт алды территориясендә вәхшилек очраклары сирәк күренеш түгел, төзекләндерү элементларына, кече архитектура формаларына, балалар мәйданчыкларына зыян салу, эскәмияләрне, коймаларны, подъезд ишекләрен вату – шуларның нәтиҗәсе. Ишегалларында юл-транспорт вакыйгалары һәм машинадан әйберләр урлау шактый киң таралган күренеш: вакыйга төнлә килеп чыкса һәм гаепле кеше вакыйга урыныннан качса, аны тоту мөмкин түгел диярлек. Хәзер мондый очраклар бик сирәк.
    Агымдагы елда видеокүзәтү камераларын берничә дистә күп фатирлы йортта урнаштыру планлаштырыла.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: