Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чоланнардагы борынгы әйберләргә икенче сулыш өрделәр

Кубас авылында үткәннәргә кайтаручы бер гадәти булмаган почмак бар. Анда күмер утюгы, сөт өчен савыт һәм иске пластинкалар күрергә мөмкин. Авыл тормышы турындагы стереотипны бозып, Кубаста төрле заманча юнәлешләр үсеп килә. Былтыр китапханәдә «Биредә тарих саклана» дип исемләнгән музей ачылды.

Китапханә методисты Алинә Штурмина әйтүенчә, иҗади идея пандемия вакытында, авыл китапханәсе дистанцион эшләгән вакытта туа.

Китапханә-музей җирлекнең яңалыгы һәм җирлекнең үзәге. Музей фонды авыл халкы ярдәме белән тулыландырыла  Алар чоланда сакланып калган борынгы әйберләргә икенче тормыш бүләк иттеләр дисәк тә була... Күпме еллар үтүгә карамастан, иске әйберләрнең элеккеге хуҗалары сакчыл һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәр.

Шулай итеп, фондта 14 төрле көнкүреш әйберләре, тәгәрмәч-йон эрләү әйберсе, үтүк, чуен, хатын-кыз яулыклары, электрофон сакланган.  Аеруча популярлык белән Кубас авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сергей Евдокимович кул куйган китап, фотография, Яңа ел открыткасы файдаланыла.

– 1985 елда Сергей Евдокимович китапханәче Александра Сергеевна Захаровага китап җибәрә. Ул аның белән аралаша, еракта калган туган авылындагы яңалыклар турында сөйли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Александра Сергеевна талантлы кеше була: шигырьләр, газетага мәкаләләр яза, фольклор ансамблендә җырлый, авылда үткәрелүче күп кенә чараларга  сценарийлар эшкәртә.Шундый талантлы коллегалар илһамландыралар һәм үзләре өчен эшнең яңа формаларын ачалар, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча яңа нәрсәләргә өйрәнәләр, – дип сөйли методист.

Музейның төп бурычы-туган якның мәдәни һәм тарихи үткәнен саклау.

– Беренче экспонат йон эрләү тәгәрмәче булды.  Сүз уңаеннан, безнең республикада гына түгел,  читтә дә гадәти орчык белән эрлиләр, – дип ачыклык кертә Алинә Штурмина. Әлеге экспонатны музейга Надежда Константиновна Штурмина китерде, аңа 80 яшь.  Олыгаю сәбәпле, ул хәзер аны куллана алмый инде.

– Туган ягыбызның, авылыбызның, гаиләбезнең, бабаларыбыз тәҗрибәсен, аларның традицияләрен, көнкүрешләрен, гореф-гадәтләрен, әлеге урынның табигый үзенчәлеген һәм башкаларның  үткәнен һәм бүгенгесен – без аларның барысын да сакларга тиешбез. Гади авыл китапханәсе каршындагы музей эше, моңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк, –  дип саный Алинә Сәлимҗан кызы. Әңгәмә барышында мин авыл китапханәсе хезмәткәрләренең нинди зур эш башкаруларына янә бер кат инандым. Чөнки аларның хезмәтләре  күп очракта «пәрдә артында» гына кала. Узган елның җәендә методист «Китапханәдә тарих саклана» гранты булдыру буенча зур эш башкарган. Ул Татарстан социаль һәм мәдәни проектларның  XI конкурсына иң беренче гариза бирүчеләрдән була.

– Без аны тормышка ашыру өчен акчалата ярдәм алмадык, әмма ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаячакбыз, – дип оптимистик кәефләре белән бүлешә китапханә хезмәткәрләре.

Җирле халык гадәти булмаган музейның матурлыгын һәм файдасын бәяләп тә өлгерде. Экспонатлар тарихы балалар арасында аерым популярлык белән файдаланыла. Борынгы әйберләрне алар беренче тапкыр күрәләр, шуңа кызыксынган сорауларын яудыралар гына. Шулай итеп, зур булмаган туган якны өйрәнү почмагы мини-музейга әверелде. Аңа кубаслылар һәм кунаклар бик яратып йөри.         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев