Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Чокырларны ремонтлау башланды

Яз шәһәр урамнарының бик начар хәлдә булуын күрсәтте.

Шуңа да коммунальщиклар бүген асфальт ясый башлаганчы чокыр-чакырларны ямау эшен башларга мәҗбүрләр, әлеге чокырларга алар кирпеч ватыклары, вак таш салалар, ә өстенә ком сибәләр. Эшләрне Берняжка елгасы аша салынган күпердән башладылар. Биредә ремонтчылар 5 сантиметрдан тирәнрәк һәм 60х60 сантиметр үлчәмендәге чокырларны каплыйлар. Бу - вакытлы чара, ул автомобильчеләргә Чистай урамнарындагы уңайсызлыкларны бераз булса да киметергә ярдәм итәчәк. Тулы күләмле ремонт эшләре асфальт заводы эшли башлагач, өч атнадан соң башланачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев