Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чит ил паспортын кайда рәсмиләштерергә

    Сәяхәт итәргә яратучылар арасында чит ил паспортын рәсмиләштерү мәсьәләләре иң актуаль булып торалар.

    Чит илгә барып ял итеп кайтырга теләүчеләр саны артканнан-арта бара, шуңа күрә дә һәркемдә төрле сораулар туып кына тора. Шуларның иң киң таралганы – рәсмиләштерүне нидән башларга, нинди документлар җыярга кирәклеген ачыклау.

    Бу мәсьәләне җирле миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, «Минем документларым» күпфункцияле үзәгенә дәүләт хезмәтләре сайтына гариза бирү белән чишәргә мөмкин.

    – Быелның ярты елында Татар­станның миграция функциональ үзәгенә чит ил паспортын алу өчен гражданнардан 9 мең мөрәҗәгать керде. Шуларның күп өлеше өч ай эчендә: әгәр гыйнвар, февраль, март өчен - 39 процент булса, апрель, май, июнь өчен - 61 процент. Безнең филиалда 100 дән артык гариза кабул ителде, – дип билгеләп үтә Чистай районының күпфункцияле үзәк җитәкчесе Елена Князева.

    – Елена Николаевна сүзләренә караганда, күпләр элеккеге кебек үк биш елга иске үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерәләр. Тагын бер вариант – яңа үрнәктәге биометрик документ. Ул ун елга бирелә: аңа охшатып ялган документ ясау, аны башка кешеләр куллану мөмкин түгел, чөнки анда кеше турында уникаль мәгълүматлар: күз алмалары арасындагы ераклык, бармак эзләре бар.

    – Соңгы айларда әлеге төр паспорт алырга гаризалар арта бара, – ди Елена Николаевна. – Яңа үрнәктәге паспорт бирә башлаганнан бирле республиканың күппрофильле функциональ үзәгенә 420 дән артык татарстанлы мөрәҗәгать иткән.

    Чит ил паспортын алу өчен гариза биргәндә Россия паспортын, өчтән ким булмаган фотография (35кә 45 мм), чит ил паспорты ( әгәр аның куллану срогы чыкмаган булса) һәм башка документлар кирәк булачак.

    Кирәк документлар өчен Татар­станның күпфункцияле үзәгенә 8(843)222-06-20 телефоны аша шалтыратырга һәм закон буенча билгеләнгән дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. «Минем документларым» офисы аша документларны рәсмиләштерү вакыты -1 ай.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: