Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайның үзәк урамында пандуслар куялар

    Бу көннәрдә Чистай үзәгендә, Ленин урамында, инвалидлар өчен пандуслар кую буенча эшләр үткәрелә.

    «Уңайлы мохит» программасы пункт­ларының берсе булып инвалидларның һәм халыкның башка авыр хәрәкәтләнә торган төркеме тормыш эшчәнлегенең өстенлекле тармакларында хезмәтләр һәм объектларга баруны тәэмин итү тора. Күпчелек учреждениеләрдә, оешмаларда инвалидлар анда авырлыкларсыз керү өчен пандуслар куелган.
    Әмма Ленин һәм Бебель урамнары тоташкан урында күп баскычлы тротуар ясадылар, ә менә пандуслар куярга онытканнар. Шуның нәтиҗәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә 41нче номерлы үзәк район дәваханәсенә кадәр бару һәм, гомумән, урам буйлап хәрәкәт итү проб­лемалы була. Хәер, балалары булган яшь әти-әниләргә дә бала арбасы төртеп барырга авыр иде.
    Муниципаль район башкарма комитетына дәгъвалар керә башлый. Хәзер эшләп бетермәүләр төзәтелә. Даруханә янына махсус агрегат китерелә. Кар һәм боз катламын алганнан соң, эшчеләр иске тротуар плитәсен сүтәләр. Өч пандус куелган инде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: