Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның әдәби мирасын тагын бер китап тулыландырачак

Күптән түгел «Приятель» кафесында якташыбыз, от­с­тав­кадагы ФСБ пол­ковнигы Борис Иванович Видяйкинның «О нашем театре. Полвека спустя» исемле китабын тәкъдим итү булды.

Китап Чистайда узган гасырның 50-60нчы елларында Укытучылар йортында эшләп килгән халык театры турында сөйли. Аның нигезендә мәктәп елларында халык театры белән мавыгуы турындагы истәлекләр, талантлы укытучылар белән очрашулар ята. Укучы җыентык битләрендә очраткан исемнәр хаклы рәвештә мәдәниятебез горурлыгы.
Дуслары ярдәмендә автор уникаль тарихи материал туплый. Залда шул елларда Чистайда куелган спектакльләр афишаларының фото­кү­чермәләре, сирәк очрый торган фотолар урын алды, аларны укучылар китап битләрендә дә күрә алачаклар.
Тәкъдим итүгә авторның дуслары, танышлары, театр сәнгатен яратучылар җыелды. Алып баручы Александр Лаврентьев та театрда күп рольләр уйнаган кеше.
Борис Видяйкин материал җыяр­га яр­дәм итү­челәрнең барысына да, ае­­рым ал­ганда, Венера Хәбибуллинага, му­­зей хез­мәт­кәре Наталья Мөхәммәтова­­га, музей мөдире Наталья Бикмулли­­на­га рәхмәт белдерде. Музейлар һәм архивлар буенча материаллар эзләгән вакытта нинди авырлыкларга дучар булуы турында сөйләде. Шуннан соң ул үз китабыннан өзекләр укыды, театр турындагы хатирәләре белән уртак­лашты.
Борис Иванович сәхнәгә үзенең кунакларын чакырды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә аның дусты, сыйныфташы, профессор, физика-математика фәннәре докторы Александр Анисимов чыкты. Бергә алар гитара көенә шаян җыр да башкардылар.
Аңардан соң кадет мәктәбе укытучысы Светлана Сукачева чыгыш ясады. Нәкъ менә ул авторны китап язарга этәргән дә.
- Автор белән мине язучы һәм тәнкыйтьче түгел, ә дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Шуңа да карамас­тан, минем сезне шушы басма белән таныштырасым килә. Әлеге матур китап Чистай театры тарихының хронологик кысаларында төзелгән. Биредә тарих та, Чистайда театрның ничек оешуы турында да кызык­лы мәгълүматлар җитәр­лек. Автор педагог-актерлар турында да тәфсилләп яза. Чистай театрының ни өчен халык театры булуы турында да бәян ителә. Моннан тыш, ул яшьтәшләре, сәхнәдә бергә уйнарга туры килгән кешеләр турында да сөйли. Мин китап уңышлы дип саныйм. Шундый китап язу - кое казуга тиң. Бу зур эш һәм ул башкарылган. Бу китапта миңа автор, шәхсән аның нинди рольләр уйнавы турында мәгълүмат җитеп бетмәде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафик Әхмәтов чыгыш ясады, ул да шушы елларда театр тормышында кайнаган, бу турыда үз чыгышында да сөйләде. «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы тәрбиячесе Ирина Чуприкова да үз сүзен әйтте.
- Борис Ивановичның китабын укыганда мин Чистай халык театрында уйнаган вакытка кайткандай, ул вакытта мин бу китапка исемнәре кергән кешеләрне ишеткәндәй булдым. Мин Борис Ивановичка шушы еллардагы театр турында мәгълүматларны бер китапка туплаганы өчен бик рәхмәтлемен. Мин театрда уйнаган кешеләр турында укыдым һәм бу минем өчен кадерле.
Рәссам Павел Самойлов театрның аның күңелендә нинди эз калдыруы турында сөйләде. Ул авторга үзенең рәсемнәрен бүләк итте.
Укытучы, актер һәм җырчы Юрий Щетинников та чыгыш ясады:
- Борис Ивановичның яңа хезмәте, дөресрәге, «фәнни эзләнүләре» белән бик рәхәтләнеп таныштым. Китап язу өчен бик күп материалны эшкәртергә кирәк һәм боларны ул бары биш айда башкарып чыга алды.
Кичәне дәвам итеп шәһәрдә танылган музыкантлар Алексей Артемьев һәм Александр Порошенконың җырлары яңгырады. Кунакларга аларның чыгышлары бик ошады.
Кунаклар арасында заманча миниатюра театрын утыз ел җитәкләгән Любовь Смирнова да бар иде. Ул шулай ук китаптан алган тәэсирләре белән уртак­лашты, авторның һәр кешедә бары яхшы якларны гына күрергә тырышып, хөрмәт һәм соклану белән язуы турында билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Любовь Смирнова «Рус җыры театры» ансамблен җитәкли. Үз ансамблендә катнашучылар белән бергә ул берничә җыр башкарды. Аларга бөтен зал кушылып җырлады.
Кичә бик җылы, матур үтте. Барысы да ул еллардагы театр турында хатирәләре белән мавыгып уртаклаштылар. Кунакларның һәрберсе Борис Ивановичның китабын бүләк итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай