Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайның 235 еллыгын билгеләп үттеләр

    30 августта Чистай һәм чистайлылар өчен мөһим вакыйга булды - Кама буендагы шәһәргә 235 ел тулды. Чистайлылар Шәһәр көнен иртәдән үк билгеләп үтә башладылар. Бәйрәм уңаеннан төрле чаралар узды. Ә ниндиләр? Моны сез безнең фоторепортаждан белә аласыз.

    11 сәгатьтә «Татнефть Олимп» стадионында спорт чаралары узды, ә кич белән Скарятинский бакчасында «Бердәмлектә - көч» дигән зур бәйрәм булды.
    Әйлән-бәйләннәр, такмаклар, милли җырлар һәм биюләр чис­тайлыларны Скарятинский бакчасына кергәндә үк көтеп тордылар һәм шәһәрлеләргә шәп кәеф бүләк иттеләр. Бирегә килгәннәрнең барысы да бәйрәм агымына кереп китте. Биредә истәлеккә акча сугарга, кулдан ясалган шоколад белән сыйланырга, төрле аттракционнарда күңел ачарга мөмкин иде. Һәркем күңеленә ошаган шөгыль тапты.
    Чистай һәм Түбән Кама епархиясе каршындагы «Игелекле гамәл» гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге Шәһәр көнендә «Мәрхәмәтлелек җимешләре» дигән балалар хәйрия акциясе үткәрде.
    Ротондада хәйрия ярминкәсе оештырылды, аңардан кергән бөтен акча чистайлы Георгий Биряльцевны дәвалауга китәчәк.
    «Хәзинә» скверында әдәбият һәм рәсем сәнгатен яратучылар өчен вернисаж оештырылды. Биредә картиналар, кул эшләре күргәзмәсе урын алды, ә музыканы сөючеләр өчен музыка мәктәбенең иҗат хезмәткәрләре башкаруында халык, шулай ук эстрада җырлары яңгырады. Үзәк китапханә хезмәткәрләре онытылган китаплар күргәзмәсе оештырдылар.
    Скарятинский бакчасына Чис­тай якташлык оешмасы вәкилләре килделәр, алар күркәм гадәт буенча Шәһәр көненә Чистайга килмичә калмыйлар. Аларны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.
    Дмитрий Алексеевич чистайлыларны шәһәр юбилее белән котлады һәм барысына да сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.
    Шуннан соң шәһәрлеләр өчен бәйрәм концерты булды, анда «Зөләйлә» төркеме, шулай ук Бөтенроссия һәм республика иҗат конкурсларында җиңүчеләр, җирле артистлар чыгыш ясадылар.
    19 сәгатьтә «Кама» яр буенда дискотека башланды, ә инде 21 сәгатьтә биредә үк Чистайның 235 еллыгына бәйрәм фейерверкы булды.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: