Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистайның өстенлеге – үсеш зонасы бар»

ТР игътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев шәһәр предприятиеләрендә булды.

Чистайга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев килде. Ул предприятиеләрдә булды һәм җирле дәрәҗәдә эшмәкәрләр өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Министр урынбасары җитәкче легендәге эшче төркем «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булган «Меттэм АК» предприятиесендә булды. Компания транспорт чаралары белән идарә итү өчен санлы системалар компонентларын һәм интеллектуаль телематик әйберләр җитештерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә биредә 11 эш урыны булдырылган, компания тарафыннан инвестицияләнгән чаралар суммасы 1,2 миллион сум тәшкил итә.

Эшче делегация пластмасса эшләнмәләре чыгару белән шөгыль ләнүче «Татполимер» компаниясендә дә булды. Узган ел предприятие тарафыннан яңа продукция – тасмалы ашлык төягечләр эшләнгән һәм җитештерүгә чыгарылган. Компания аларга заказларны илнең башка төбәкләреннән дә кабул итә.

Равил Сираҗиев «Чистай» индустриаль паркында булды, аның территориясендә хәзерге вакытта 12 резидент эшли. Алар арасына «Технология успеха», «КамЛит», «Барс» аяк киемнәре компаниясе, «ЧЗП», «Гиперион» һәм «Металлтехника» керә. Барлыгы 893 эш урыны булдырылган. Индуст риаль мәйданчыкны карау барышында проектларны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган проблемалар һәм предприятиеләрнең алга таба үсеш юллары турында фикер алыштылар.

Эшче төркем узган ел ахырында «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты исемлегенә кергән «Камский пекарь» предприятиесе эше белән дә танышты. Биредә 20 эш урыны булдырылган. Предприятиедә икмәк-күмәч, кондитер әйберләре, тортлар һәм пирожныйлар пешерәләр. Компания тарафыннан производствога 8,9 миллион сум инвестицияләгән.

– Чистайның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе рәвешендә зур өстенлеге бар. Бу бизнес өчен булдырылган махсус шартлары булган зона, ул төбәкнең социаль-икътисади үсешен алга җибәрү өчен эшләнгән. Чистайның потенциалы зур, аның икътисади үсеш буенча республиканың биш шәһәре исемлегенә керү мөмкинлеге бар, – дип ассызыклады ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев.

Производство белән танышканнан соң Равил Сираҗиев киңәшмә үткәрде. Анда тулаем районның, шулай ук икътисадның аерым тармак лары вәкилләренең социаль-икътисади үсешенең төп мәсьәләләре турында сүз барды, үсеш нокталары билгеләнде. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары каралды.

 

Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын арттыру бурычы куелды

 

Чистай муниципалитетында аппарат киңәшмәнең төп темалары - коронавирустан вакцина ясату, Чистай районара почтамт эше, АПКда эшләр торышы, бер атна эчендәге оператив хәл.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда үткәрде.

Киңәшмә бүләкләүдән башланды. Хәрби хезмәтне үтүдә яшьләргә үрнәк тәрбия биргәннәре өчен 19612нче хәрби частеның хәрби-сәяси эшләр буенча командир урынбасары тарафыннан ДОСААФның Чис тай техник мәкәбе коллективы бүләкләнде. Аны Дмит рий Алексеевич директор Әсхәт Дәүләтшинга тапшырды.

 

Чистай районара почтамт эшчәнлегенең 5 айлык нәтиҗәләре турында

Болар хакында почтамт начальнигы Вячеслав Воробьев сөйләде. Чистай районында 31 почта бүлекчәсе бар, шуларның 7се шәһәрнеке. Вакытлыча Югары Кондрата һәм Татар Ялтаны авылларында элемтә бүлекчәләре эшләми. Әлеге торак пунктларына хезмәт күрсәтү хат ташучылар тырышлыгы белән почтаның үзәк бүлеге ярдәмендә башкарыла. «Газель» автомобиле базасында элемтәнең бер күчмә бүлеге эшли. Ул Булдырь, Иске Иванай, Актау, Йолдыз, Байтирәк торак пунктларына хезмәт күрсәтә.

Хат ташучылар хезмәт күрсәтүче иң төп хезмәтләргә почта кирәк- яракларын, газета-журнал продукция сен, пенсия-пособиеләрне, акча күчерү-кабул итү, коммуналь хезмәтләргә түләүләр керә.

– 7 июньдә шәһәр һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә Әбүнәче көне старт алды, – дип хәбәр итте Вячеслав Александрович. – Ул 17 июньгә хәтле дәвам итәчәк. 10 көн дәвамында 2021 елның икенче яртыеллыгына ташлама белән язылырга мөмкин булачак. Барлык поч та бүлекләрендә һәм Дәүләт хезмәтләре порталында да язылырга мөмкин. 5-43-39 телефонына шалтыратып, хат ташучыларны коллектив белән язылу өчен предприятие һәм оешмага чакырырга мөмкин.

 

Хезмәткәрләрнең уртача эш хакы – аерым контрольдә

АПКдагы эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Ел башыннан бирле район хуҗалыкларында 9 мең тонна сөт җитештерелгән, 7 мең тоннадан артык сатылган. Акча кереме 169 миллион сумнан артык тәшкил итә, бу узган елдагыга караганда 2 процентка артык.

Ел башыннан бирле ит һәм кош ите җитештерү 768 тонна тәшкил итә. 2772 баш бозау туган. Мөгезле эре терлек бүгенге көнгә 15317, сарыклар 253, атлар 295 баш, сыерлар 5493, шулардан савым сыерлары 4756, итнеке 736 баш тәшкил итә.

АПК хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакы – аерым контрольдә. 1 июньгә уртача хезмәт хакы 26 463 сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре алдына ел азагына кадәр хезмәт хакын 30 мең сумга кадәр җиткерергә дигән бурыч куелды. Район буенча аның үсеше узган елның шул чоры белән чагыштырганда 28 процент тәшкил итә.

 

Ялган акчалар табылды

Бер атна эчендәге оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буен ча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында 4 хәбәр керде. Сводкада – 1 ялган акча ясау, 2 урлау, транспорт чарасы белән исерек хәлдә икенче тапкыр идарә итү факты бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 263 кеше, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 5 кеше тоткарланган. 15 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. 398 кеше административ җаваплылыкка тартылган, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен 11 кеше тоткарланган.

Нәтиҗә ясап, Дмитрий Алексеевич катнашучыларга коронавирус белән хәлнең бик киеренке калуын, аны халыкка вакцина ясау юлы белән генә җиңеп буласын билгеләп үтте. Ул шулай ук чистайлыларны Сабантуйга чакырды. Аның программасы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев