Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайның чыгарылыш укучылары мәктәпләре белән хушлаштылар (фоторепортаж)

    Скарятин бакчасында чыгарылыш кичәсе узды.

     

    Скарятин бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Быел шәһәр һәм район мәктәпләрен 262 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Мәктәп директорлары һәм сыйныф җитәкчеләре белән бергә алар кызыл келәмнән уздылар. Егетләрне һәм кызларны укытучылары, ата-аналары, якыннары һәм дуслары көчле алкышлар белән сәламләделәр.

    Чыгарылыш сыйныф укучыларына карата котлау сүзләрен һәм изге теләкләрне район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов җиткерде.

    – Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар! Сезне чын күңелемнән мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Сез җитди сынауларны үттегез, имтиханнарны уңышлы тапшырдыгыз, хәзерге вакытта бездә имтиханнарны 100 баллга тапшырган ике укучы бар, 140 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ буенча югары балл җыйдылар. Афәрин! Педагогларга авыр хезмәтләре, балаларыбыз өчен башкарган эшләре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Шундый балалар тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә зур рәхмәт. Балаларыгыз үзегезне уңышлары белән һәрвакыт сөендереп торсыннар. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез тормышыгызның яңа этабына күчәсез, сезнең теләгән уку йортына керүегезне телим. Сез барысын да булдыра алачаксыз дип ышанам, чөнки юлны баручы җиңәр! – ди Константин Валентинович.

    Константин Иванов уку алдынгыларын бүләкләү тантанасында катнашты. Иң беренче булып сәхнәгә БДИ буенча 100 балл җыйган укучылар күтәрелде. Бүләкне химия буенча иң югары нәтиҗәгә ирешкән 5нче номерлы мәктәптән Салават Сабирҗанов алды. 1нче номерлы гимназиядән Алсу Хәйретдинова да бүләкләнде, кыз рус теле буенча 100 балл җыйды.

    Аннары олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаучыларга бүләкләр тапшырылды. Быел 52 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым казанышлары өчен» медаленә лаек булды.

    Тантана сәбәпчеләрен мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова һәм, әлбәттә, әти-әниләр котлады. Әтиләр һәм әниләр балаларына музыкаль бүләк тапшырдылар.

    Күркәм гадәт буенча, Чистайда чыгарылыш кичәсе яр буенда бәйрәм дискотекасы һәм салют белән тәмамланды.

    Бу темага тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» газетасында укыгыз (16+)

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: