Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайның 1нче номерлы мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бу белем бирү учреждениесе быел 23 унберенче сыйныф укучысын чыгара.

Бүген шәһәр һәм район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлый. Ул 1нче номерлы мәктәпнең 60 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 23 унберенче сыйныф укучысы өчен дә чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны котларга мәртәбәле кунаклар килде.

– Мәктәп – ул һәр кеше тәҗрибә туплаган, дуслар тапкан, беренче мәхәббәтен очраткан урын. Биредә күңелле, кызык һәм моңсу мизгелләр күп була. Әмма чыгарылыш сыйныф укучылары өчен болар барысы да үткәндә калачак. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезнең алда җаваплы бурыч – имтиханнарны уңышлы тапшыру, яхшы баллар алу һәм үзегез планлаштырган уку йортына укырга керү тора. Егетләр һәм кызлар, мәктәпне, үз укытучыларыгызны һәм әти-әниләрегезне сынатмагыз! Барлык уй-ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар телим! – диде 1нче номерлы мәктәп директоры Нэля Ислямова.

– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар, педагоглар! Сезнең өчен бүген дулкынландыргыч көн. Алда сезне имтихан сынаулары көтә. Сезнең әзерлекле булуыгызны беләм. Сезнең педагогларыгыз көчле, алар күп еллар дәвамында сезгә белем бирделәр, әти-әниләрезгә сезгә үз йөрәкләрен һәм күңелләрен салдылар. Имтиханнарда азрак дулкынланыгыз, үз-үзегезгә ышаныгыз һәм сез барысын да булдырачаксыз. Сезнең һәрберегезгә күңелегезгә хуш килгән һөнәрне үзләштереп, киләчәктә яраткан эшегез белән шөгыльләнүегезне телим. Хәерле юл сезгә! – дип теләде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Ул шулай ук мәктәпнең алдынгы укучыларына сәләтле балаларга ярдәм йөзеннән грант премияләре тапшырды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны дулкынландыргыч бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова котлады.

– Хөрмәтле укытучылар, сез белем чыганагы, һәр чыгарылыш сыйныф укучысының киләчәк тормышына нәкъ менә сез нигез саласыз. Хөрмәтле ата-аналар, сезнең балаларыгыз инде үсеп җиттеләр. Бер айдан соң сез аларны югары уку йортларына һөнәр алырга җибәрәчәксез. Сезнең балаларыгыз туган нигезләренә әөләнеп кайтып, Чистай районы үсешенә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә күңелегезгә якын булган һөнәр сайлавыгызны, яхшы белгеч булуыгызны һәм үз эшегездән ләззәт алуыгызны телим. Имтихан тапшырганда уңышлар телим! – диде Ольга Вадимовна.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының юридик бүлеге начальнигы Елена Сергеева, чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм беренче сыйныф укучылары үз теләкләрен җиткерделәр.

Һәм, ниһаять, дулкынландыргыч мизгел җитте. Соңгы кыңгырауны чыңлату хокукы 11нче сыйныф укучысы Алексей Вороновка һәм беренче сыйныф укучысы Виктория Зотеевага бирелде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары вальста әйләнделәр, үткән елларны искә төшерделәр һәм күз яшьләрен сөрттеләр.

Алда аларны җитди сынаулар, дулкынлану һәм борчулар көтә. Укучыларга уңышлар телибез. Аларның барлык планнары тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев