Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлыларны Гаилә көненә багышланган иҗади конкурста катнашырга чакыралар

    Эшләр 4 июльгә кадәр кабул ителә.

    «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» Гаилә көненә багышланган иҗади конкурс оештыра. Анда 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

    Конкурсның төп максатлары: гаиләдә иҗадилыкны һәм гаилә әгъзаларының үзара ярдәмләшен эшләүне үстерү; үсеп килүче буында ата-аналарга карата мәхәббәт һәм хөрмәт, үз гаиләсе өчен горурлык хисләре тәрбияләү; гаилә турында бер-берсен яратучы, кайгыртучы кешеләр буларак күзаллауны формалаштыру.

    Конкурс ике номинациядә: «Рәсем» һәм «Видеоролик» үткәрелә. «Рәсем» номинациясендә катнашу өчен гаилә, аның кыйммәтләре турында рәсемнәрне электрон төрдә дә, кәгазьдә дә тапшырырга мөмкин.

    «Видеоролик» номинациясендә катнашучы Татарстан халыкларының теләсә кайсы телендә конкурста игълан ителгән тематикага туры килгән шигырьне укый ала.

    Конкурста һәр катнашучы андагы һәр номинациядә бары тик бер генә эш тәкъдим итә ала.

    Кәгазьдә рәсемнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Чистай шәһәре, Ленин ур., 2-а. Электрон төрдәге рәсемнәрне һәм видеороликларны «Конкурс» дигән электрон хат темасы белән chis2006@yandex.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Авторның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, яшен, эшнең исемен, телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.

    Нәтиҗәләр 2022 елның 5-6 июль көннәрендә ясалачак һәм «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасында басылып чыгачак.

    Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.         

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: