Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлыларны бизнес алып барырга өйрәтәчәкләр

    Узган дүшәмбедә хакимият бинасында чистайлыларның «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты вәкилләре белән очрашуы булды.

    «Эшмәкәрлек фабрикасы»  - үз бизнесыңны үстерү өчен менә дигән мәйданчык. Анда яңа гына эш башлаучылар белән беррәттән күптән эшләүче эшмәкәрләр дә катнаша алалар.
    Чистайлылар белән очрашуга проектка нигез салучы Айдар Булатов, резидент Рөстәм Латыйпов, шулай ук Әлмәттә проект кураторы Ирина Макарова килделәр.

    – Безнең проект – Россиядә остазлык итүнең бизнес-мәктәбе, – дип билгеләп үтте Рөстәм Латыйпов.  – Без бизнес өлкәсендә белем бирәбез һәм гражданнарның эшмәкәрлек грамотлылыгын арттырабыз. Бүгенге көндә «Эшмәкәрлек фабрикасы» Татарстанның биш шәһәрендә эшли.
    Проект берничә укыту прог­раммасын тормышка ашыра: «Фабрика-старт», «Фабрика-про», «Фабрика-балалар», «Бизнес-планнар фабрикасы» һәм «Фабрика-онлайн». Әйтергә кирәк, проектны тәмамлаучылар арасында чистайлылар да бар, алар бизнес-инкубатор мәйданчыгында үзләренең бизнес-идеяләрен гамәлгә ашыралар. «Эшмәкәр­лек фабрикасы»н уңышлы тәмамлаучыларның кереме аена 100 мең сум чамасы. Идеяләр төрледән-төрле: матурлык индустриясеннән башлап, җиһаз, детальләр һәм уенчыклар җитештерүгә кадәр.
    Атна саен остазлар бизнес-идеяне тикшерәләр. Катнашучыларның кире элемтә алу һәм сораулар бирү мөмкинлеге бар. Төп белемнән тыш, өстәмә очрашулар һәм 2-3әр сәгать HARD-биремнәр була. Барлык дәресләр катнашучыларның ихтыяҗларыннан чыгып сайлап алына. Курс материалларын үз һөнәри өлкәләрендә танылган экспертлар укыйлар, аларның күбесе эшмәкәрләр.
    – Сезнең үз бизнесыгызны тормышка ашыру өчен идеягез булса, эшләргә кирәк,  – дип бирегә җыелганнарга мөрәҗәгать итте Айдар Булатов. – Өстәвенә, чистайлыларның моның өчен менә дигән мөмкинлеге барлыкка киләчәк: сентябрьдә сезнең шәһәрегездә проектны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
    Үз тормышларын үзгәртергә һәм бизнес башларга теләүчеләр интернетта «Эшмәкәрлек фаб­рикасы»ның төп битендә проектта катнашуга заявка бирә алалар.
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: