Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар сорауларына җаваплар

Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан мәҗбүри нотариаль раслауны таләп итүче килешүләргә багышланган «кайнар линия» үткәрелде.

Росреестр идарәсенең ТР буенча Алексеевск һәм Чис­тай районнарындагы муниципальара бүлектә дүрт сәгать дәвамында шалтыратуларны бүлек начальнигы А.А.Белкин кабул итте. «Кайнар линия» вакытында барлыгы йөздән артыграк сорауга аңлатма бирелде. Аларның еш кабатлана торганнарын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

– Бакчачылык җәмгыятендә урнашкан йорт һәм җир участогын сату тәртибе турында. Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегендә сатучы артында теркәлгән хокук булган әлеге объектларны сатканда яңа техник план төзергә кирәкме?

– Бу очракта объектларга яңа техник план төзү таләп ителми.

– Ирле-хатынлылар нотариуста ир белән хатын бергә туплаган уртак мөлкәтне бүлү турында килешү раслаганнар. Күчемсез милек объектларына ир яки хатынга килешү тарафыннан билгеләнгән милек хокукын теркәүгә килешү якларының берсе генә мөрәҗәгать итә аламы?
– «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында»гы законның 15нче маддәсе, 3нче өлеше, 5нче пункты нигезендә бер үк вакытта кадастр исәбеннән башка күчемсез милек объектына хокук нотариус тарафыннан расланган килешү яки нотариус тарафыннан кылынган башка нотариаль гамәл турындагы гариза белән хокукны дәүләт теркәвен башкарганда нотариус тарафыннан расланган килешүнең теләсә кайсы ягы, нотариус яки аның РФның Нотариат турындагы төп законнары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә вәкаләтле хезмәткәре мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

– Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегендә гражданин артына фатирга милек хокукы теркәлгән. Милекчегә әлеге күчемсез милек объектына ½ өлешне үз милегендә калдыру шартында, хокукта ½ өлешне үз улына бүләк итеп бирү буенча килешүне нотариаль раслау таләп ителәме?

– Гомуми өлешле милек хокукы ½ өлешне бүләк итү килешүе нигезендә фатирга хокукта ½ өлешнең күчүе теркәлгәннән соң гына барлыкка килү сәбәпле, бу очракта өлешне бүләк итү килешүен мәҗбүри нотариаль раслау таләп ителми.

– Фатирны нотариаль килешү буенча сатып алу-сатуның теркәү срогы нинди, әгәр документлар теркәүгә килешү яклары тарафыннан шәхсән кәгазьдә тапшырылган булсалар?

– Теркәү срогы идарәгә хокукны дәүләт теркәве башкаруга гариза һәм килешүне нотариаль раслау нигезендә аңа беркетелгән документларны кабул итү көненнән өч эш көне тәшкил итә. (Хокукларны теркәү турындагы законның 16нчы маддәсе, 1нче өлеше, 8нче пункты).

Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай