Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар изоляция шартларында ничек яшәүләре турында сөйлиләр

Без үз-үзләрен изоляцияләү режимында булган ике хатын-кыз белән телефон аша элемтәгә кердек. Беренче әңгәмәдәшебез планнан тыш ялдан канәгать һәм иң мөһиме, үзен яхшы хис итә. Ул үз исемен атамаска кушты.

– Без Венгриядән, Будапешт шәһәреннән кайттык. Икенче атна карантинда торабыз, өйдә утырабыз. Туганнарыбыз, танышларыбыз безгә азык-төлек алып киләләр, аны ишегалдында калдыралар, шуннан соң без пакетларны алып керәбез. Беркем белән дә күрешмибез, телефон аша гына аралашабыз. Ирләребез еракка китеп эшлиләр. Балалар каникулда, карантин чорында безнең белән бергә яшиләр. Алар уйныйлар, рәсем ясыйлар. Барыбыз да үзебезне яхшы хис итәбез, шуңа да карамастан, балалар һәм олылар поликлиникасыннан шәфкать туташлары безнең сәламәтлегебезне контрольдә тоталар, санэпидстанция хезмәткәрләре дә килә.

Анна Шәрифуллина тиешле хезмәтләрнең «оператив» контроленә соклануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, атна ярым элек хәл башкача булган. Ул хәзер бу планда тагын да катгыйрак чаралар күрелер дип өметләнә.

– Венгриягә килгәч, без шул көнне пандемия турында игълан итүләрен белдек. Без билетларны алыштырдык һәм өч көнгә алданрак – 15 мартта кайттык. Аэропортка килеп төшкәч, безне беркем дә каршы алмады, бернинди тикшерү дә булмады, берәү дә карантин турында әйтмәде. Барысы да гадәттәгечә булды. Без мәгълүматны Интернетта таптык, Роспотребнадзорның «кайнар линиясе»нә шалтыраттык, анда безгә нәрсә эшләргә кирәклеген әйттеләр. Бер атнадан соң безгә рәсми рәвештә карантинда булуыбыз турында хәбәр китерделәр. Шушы көннән башлап без шәфкать туташы белән элемтәдә, безнең хәлебез яхшы. Күптән түгел табиб коронавируска анализ алачакларын хәбәр итте. Хәзер барысы да күпкә катгыйрак һәм аэропортларда көчәйтелгән контроль алып барыладыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X