Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар “Елның Европа агачы-2019” конкурсы сайтында Россия имәне өчен тавыш бирә ала

1 февраль көнне https://www.treeoftheyear.org сайтында тавыш бирү башланды.

1 февраль көнне https://www.treeoftheyear.org сайтында “Елның Европа агачы-2019” конкурсы кысаларында тавыш бирү башланды.

Россиядән Мәскәү өлкәсендә, “Абрамцево” дәүләт тарихи-сәнгать һәм әдәби музей-тыюлыгы территориясендә үсә торган имән катнаша. Агач экспертизалары үзәге белгечләре билгеләгәнчә, әлеге имәннең яше – 248 ел.

Имән үз чорында күп кенә Россия мәдәнияте эшлеклеләрен – рәссамнарны, шагыйрьләрне, артистларны күргән. Аның куе ышыгында Гоголь, Тургенев, Репин, Васнецов, Левитан, Суриков, Поленов ял итеп, хәл җыйган. Виктор Васнецовның танылган эшләренең берсе – “Дубовая роща в Абрамцеве” картинасы – 1883 елда язылган һәм хәзерге вакытта Дәүләт Третьяков галереясында саклана.

Европа конкурсына “Россиянең ел агачы-2018” конкурсы – илкүләм сайлап алу туры сәбәпче булган. “Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” россиякүләм программасы сайтында ачык тавыш бирү юлы белән, 12 дәгъва белдерүче арасыннан илнең төп агачы – куәтле абрамцево имәне сайлап алынган.

Европа конкурсы шартлары буенча Мәскәү өлкәсе территориясендә мәктәп укучылары арасында “Абрамцево имәне, рәссамнарга һәм шагыйрьләргә илһам китерүче – елның Россия агачы 2018” рәсем конкурсы уздырылган. Өч хезмәт – кече яшьтәгеләр төркемендә җиңүчеләр Европарламентта Европа конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында күрсәтү өчен Брюссельга озатылачак. Балаларның рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 30 гыйнварында Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында булды.

Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге Европа конкурсында Россия инде беренче генә катнашмый. Узган елда Россия номинанты, Белгород өлкәсеннән имән агачы, 13 ил-катнашучы арасында өченче урынны яулады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев