Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлыларны уяу булырга чакырдылар

Чистай муниципаль районының хокук тәртибен тәэмин итү һәм хокук бозуларны кисәтү буенча координацион советы утырышы булды. Анда шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләр, уку йортлары, күңел ачу учреждениеләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм дин эшлеклеләре катнашты. Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев уздырды.

Сөйләшүнең төп темасы - күптән түгел булган вакыйгалар - Чистайдагы һәм Яңа Чишмә районындагы дини корылмаларга ут төртү, Түбән Камада һәм Алексеевск районын да шартлату җай ланмала рын табу һәм әлеге уңайдан Чистай муниципаль районы территориясендә террорлык куркынычын булдырмау буенча өстәмә чаралар кабул итү. Гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча эшне көчәйтү - бүген чыннан да без моңа мохтаҗ. Шәһәр прокуроры Рәсим Хәкимҗанов ассызыклап үткәнчә, янгыннарга китергән кимчелекләргә һәм карап бетермәүләргә ныклы анализ ясарга кирәк.
- Күптән түгел булган вакыйгалар - 2010 елда күрше районда террорчы-чистайлыларны юк итү, 2011 елда почта бинасында һәм янәшәдә генә туктап тора торган машинада кораллы кешеләрне тоткарлау, - дип исләренә төшерде җыелучыларга прокурор ярдәмчесе Фидель Әхмәтҗанов. - Җәмәгать һәм социаль билгеләнештәге объектларны контрольдә тоту өчен яхшы сабак булырга тиеш иде, әмма алай килеп чыкмады. Шуңа да үз вакытында ачыкланган кимчелекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелгән предприятиеләрдә һәм оешмаларда контроль тикшерүләр уздырырга кирәк.
Кабат теманы прокурор дәвам итте, ул белем бирү һәм күңел ачу учреждениеләре җитәкчеләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан аеруча уяу булырга чакырды. Моннан тыш, килүчеләргә, бигрәк тә Кавказдан һәм Урта Азиядән килүчеләргә ае рым басым ясалды. Әле ге контингент тиешле хезмәтләр контролендә булырга тиеш. Дин уч реждениеләренә ут төр тү очракларын исәп кә алып, көн тәртибенә чиркәүләрне һәм мәчетләрне саклау мәсь әләсен куярга кирәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров православие чиркәүләрен сак лау торышына анализ ясады, аларның техник җиһазланышын яхшыртырга кирәк. Ул шулай ук хәзер полициянең көчәйтелгән хезмәт вариантына күчерелүен, барлык уку йортларында да кизү тору оештырылуын билгеләп үтте.
РФ Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Чистайдагы бүлеге начальнигы Айрат Моратов кисәтү эшләре торышының канәгатьләнерлек булмавына җитди борчылу белдерде. Ул дин эшлеклеләрен каты тән кыйтькә тартты, аның фикеренчә, алар кешеләрне үз артларыннан ияртмиләр, шәһәр һәм районның җәмәгать тормышында аз катнашалар. Үз чиратында дин эшлеклеләре Сергий атакай һәм Алмаз хәзрәт җыелучылар алдында чыгыш ясап, аларның төп бурычлары - кешеләрне мәҗбүр итү түгел, ә дингә чакыру һәм аның аша игелекле эшләргә тарту дип билгеләп үттеләр.
Әлеге җитди сөйләшү азагында муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев һәм прокурор Рәсим Хәкимҗанов барлык җитәкчеләрне дә шәһәребездә һәм районыбызда булган вакыйга ларга җаваплырак карарга һәм уяурак булырга ча кырдылар. Без Татарстан халкы арасында яши торган - Чистай республиканың экстремизм үзәге дигән фикерне үзгәртергә тиеш. Җиребездә диниара һәм милләтара килешүчәнлек, яхшы күршелек мөнәсәбәтләре булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшли алабыз.

Әгәр сезгә әзерләнә торган террорлык акты яки террорлык юнәлешендәге актлар турында нәрсә дә булса билгеле икән, тиз арада Россия Федераль иминлек хезмәте яки Россия Эчке эшләр министрлыгы органнарына хәбәр итәргә кирәк. Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча кизү хезмәте телефоны: 8(843)291-35-28, 02; кәрәзле телефоннан: 020; Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең кизү хезмәте телефоны: 8(843)231-45-55.
Исегездә тотыгыз, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге сезнең гамәлләрнең килешенгән һәм төгәл булуына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев