Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлыларның сорауларына Эдуард Хәсәнов җавап бирә

Гаражларны законсыз төзү, начар тротуарлар, балалар мәйданчыкларының булмавы, социаль торакка бәяләр...

Боларны һәм башка темаларга кагылышлы сорауларны безнең укучыларыбыз Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәновка юлладылар. Хатлар редакциягә ике атна дәвамында килде.Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады.Эдуард Рөстәм улы барлык сорауларга да җавап бирде.
Дмитрийдан сорау газетаның рәсми сайтында:
- Июль аенда Энгельс урамындагы 185нче йортта әлеге йортның булачак хуҗаларына Сез район башлыгының соципотека буенча бер квдрат метрына бәянең артуына юл куелмаячагы һәм аның 30 меңнән дә артык булмаячагы турында әйткән идегез. Бүгенге көнгә исә әлеге объект буенча бер квадрат метрның бәясе 35,9 мең сум тәшкил итә. Сорау аңлашыла дип уйлыйм, зинһар өчен, безгә җавап бирегез.
- Әйе, әлеге сорау безне бик борчый. Торак йортның бер квадрат метрына бәя арту сәбәпле, Чистай муниципаль районы Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына әлеге бәяне төшерү турында үтенеч хаты җибәрде. Сүз Энгельс урамындагы 183, 185нче йортлар турында бара. Бүгенге көнгә кадәр без Дәүләт торак фондыннан җавап алмадык. Берәр нәрсә билгеле булуга, «Социаль ипотека» программасында катнашучыларга торак сәясәте бүлеге аша хәбәр итәчәкбез.
Түбәндәге сорауны телефон аша Анатолий Евгеньевич юллады.
- Эдуард Рөстәмович, кайчан Октябрьская һәм Либкнехт урамнарыннан үзәк район дәваханәсе поликлиникасына илтүче тротуарга асфальт салыначак? Кешеләр аның буенча дәваханәгә дә, сөт кухнясына да йөриләр.
- Хөрмәтле Анатолий Евгеньевич! Сез сораган тротуар 2018-2020 елларда Чистайда юлларны төзекләндерү программасына кермәгән. Әгәр дә өстәмә финанслау булса, мөрәҗәгать итү вакыты, урамның өстенлеге исәпкә алына торган, алдагы елларга исәпләнгән программаны төзегәндә сезнең мөрәҗәгатегез истә тотылачак.
Пенсионер Виктор Игнатьевич Иванищев соравын телефон аша юллады:
- Узган ел пристань микрорайонында «ялангач» үткәргечләрне (ЛЭП -04) кабельгә алыштырдылар һәм баганаларга күп санлы яктырткычлар урнаштырдылар. Моның өчен без микрорайонда яшәүчеләр бик рәхмәтле.Әмма Гуськов урамындагы 40нчы йорт каршындагы баганада бер яктырткыч тоташтырылмый калды. Урамның әлеге почмагында яшәүчеләрнең сорауларына да карамастан, яктырткычны кабызмыйлар. Алыштырганга кадәр ул яхшы эшләгән иде: даими рәвештә кешеләр үтеп йөри торган биек ике койма арасын яктыртып торды. Кич белән анда бик караңгы. Мин энергетикларның әлеге яктырткычны кабызуларын һәм аны исәпкә куюларын сорыйм.
- Мөрәҗәгатегез өчен рәхмәт. Без аны урынга чыгып та карадык. Гуськов урамында 40нчы йорт янында яктырткыч куелды. Хөрмәтле Виктор Игнатьевич! Сезнең икенче үтенечегезгә дә өстәмә кертәсе килә. Газетабызның 2017 елның 22 декабрьдә чыккан 96 нчы санында аңа җавап басылган иде инде (редакциядән: Виктор Иванищев автобус маршрутын пристань аша җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде). Без әлеге мәсьәләне 2017 елның 26 декабрендә булган юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиядә тикшердек. Бөтен якларны уйлап, әлеге маршрутны ачмаска дигән фикергә килдек, чөнки әлеге территориядә текә, чокырлы-чакырлы күтәрелү урыны бар һәм ул автобус хәрәкәтен авырлаштыра, шулай ук авария китереп чыгарырга мөмкин. Алда кергән мөрәҗәгатьләр исәпкә алынып, әлеге мәсьәлә каралган иде һәм 32нче маршрутлы автобус йөртү турында карар да кабул ителде, әмма көн дәвамында 5-6 кеше генә булу сәбәпле, әлеге маршрут буенча автобус хәрәкәте максатчан булмавы ачыкланды.
Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 4б йортында яшәүчеләрдән сорау электрон почтага килде.
- Безнең ишегалды коточкыч хәлдә, хәер, ул бөтенләй юк диярлек, югары базарда яшибез дияргә дә була. Балалар мәйданчыгында бар нәрсә дә сындырылган. Йорт тирәсендә тукталыштагы кебек бихисап машиналар, ниндидер төзелеш бара... Урам җыештыручы бөтенләй җыештырмый. Бәлки йортны койма белән тотып алырга һәм биредә яшәүчеләрне генә кертергәдер?
- Без сезнең сорауны ныклап өйрәндек. Балалар мәйданчыгына килгәндә шуны хәбәр итә алабыз: анда гөмбәчек, таганнар, балансир бар. Дөрес, алар яңа түгел, әмма төзек. Яңа өстәмә конструкцияләр алу өчен сез уртак финанслау программасыннан файдалана аласыз. Андый программа шәһәрдә уңышлы тормышка ашырыла. Икенче төрле әйткәндә, балалар мәйданчыгы муниципалитет һәм анда яшәүчеләр катнашы белән төзекләндерелә. Моның өчен йорт буенча җавап­лы кешегә сезнең микрорайондагы территориаль җәмәгать советы җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Территорияне җыештыруга килгәндә исә идарәче компаниядә җыештыручыларның график белән эшләүләрен хәбәр иттеләр. Әгәр дә сезнең ишегалды территориясен җыештыручы белән проблемалар килеп чыкса, үзегезнең идарәче компаниягә шалтырата аласыз. Без бу мәсьәләне контрольдә тотачакбыз. Ә йортны тотып алуга килгәндә, мин биредә яшәүчеләргә идарәче компания белән бергә җыелыш үткәрергә, карарны беркетмәдә ныгытырга, эш күләмен һәм финанслау чыганагын билгеләргә тәкъдим итәм.
Чкалов урамында яшәүчеләр исеменнән Рөстәм Сәгыйтов сорау бирә:
- Хөрмәтле Эдуард Рөстәмович! Югары вольтлы линияне демонтажлауда ярдәм итсәгез иде. Ул сафтан чыккан инде.Үткәргечләр асылынып тора, ә баганалары юлга яисә кешеләр өстенә аварга мөмкин.
- Без сезнең мөрәҗәгатьне карадык. Урынга махсус комиссия чыгып тикшерү үткәрде. Аннан ачыкланганча, электртапшыру линияләре баганалары авария хәлендә түгел, үткәргечләр көчәнешсез, кешеләр гомеренә куркыныч янаучы нәрсәләр юк. Әмма кызганычка каршы, бүгенге һава торышы шартларында өстә аталган эшләрне башкару мөмкин түгел. Аларны үткәрү 2018 елның 2-3 кварталына планлаштырыла.
Энгельс урамының 102, 108нче йортларында яшәүчеләр түбәндәге сорауны бирделәр:
- Без үзебезнең йортларга 1975 елда күчендек. Шуннан бирле аларда капиталь ремонт булганы юк, өй яны территориясе коточкыч хәлдә.Бөтен җирдә чокыр-чакырлар, безнең йорт аша машиналар йөри (сүз Кама елгасына карап торучы йортлар турында бара). Җитмәсә күрше йорттан берничә фатир хуҗасы безнең ишегалдына 4 гараж да куйдылар. Без моның законлымы - юкмы икәнен белмибез. Хәзер безнең йортта яшәүчеләргә автомобильләрен куярга урын юк. Әлеге гаражларның капкаларын икенче яктан ясарга һәм күчерергә, ә территориягә мөмкин булганча вак таш җәяргә мөмкинлек юкмы?
- Әлеге йортлар күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонтның төбәк программасына кертелде. Аларда ремонт эшләрен комплекслы үткәрү каралган. Капиталь ремонт турында uk-chistopol.ru сайтында җентекләп аңлатыла. Әгәр дә йорт тирәләрен төзекләндерүгә өстәмә акчалар бирелсә, әлеге йортлар 2018-2022 елларга йорт тирәләре территорияләренә капиталь ремонт үткәрү буенча алдан төзелгән исемлеккә кертеләчәк. Гаражларга килгәндә исә, бүгенге көндә административ-техник инспекция бүлеге аларның куелуы законлы булу-булмавын ачыклау һәм киләчәктә чаралар күрү өчен гаражларның хуҗаларын ачыклау буенча максатчан эш алып бара. Даими рәвештә гаражлар ишегенә хәбәрләр ябыштырыла, әмма әлегә беркем дә җавап бирми. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Энгельс урамының 102, 108нче йортларында яшәүчеләр! Әлеге проблеманы чишәр өчен мәгълүматларны ачыклау максатыннан редакциягә шалтыратып үз координатларыгызны калдыруыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай