Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлыларны кадрлар җитмәү, медицинаның торышы борчый

    Баш табиб Рәис Мостафин урынбасарлары белән журналистларның сорауларына җавап бирә.

    Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» форматында очрашу үткәрде.
    Очрашуда баш табиб урынбасарлары, Чистай районы буенча мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды җитәкчесе Әхәт Хафизов, шулай ук «Ак Барс-Мед» медицина иминияте фонды филиалы начальнигы Татьяна Градусова катнаштылар.
    «Түгәрәк өстәл» янында чистайлыларны борчыган мөһим темалар буенча фикер алышу, кадрлар һәм оештыру мәсьәләләре күтәрелде.
    Фикер алышу барышында Рәис Мостафин кадр­лар белән тәэмин ителеш 77 процент тәшкил итүен билгеләп үтте, әмма табиблар җитмәү проб­лемасы әле саклана.
    - Хәзерге вакытта безнең районда табибларның өлеше 47 процент тәшкил итә, шул ук вакытта урта медицина персоналы белән комплектлану - 86 процент. Тулаем алганда, район буенча төрле профильдәге 46 табиб кирәк.
    Табиблар персоналының уртача яше 51 яшь тәшкил итә. Пенсия яшендәге медицина персоналы өлеше арта бара һәм 40 процент тәшкил итә, - ди Рәис Роберт улы.
    Табибларны җәлеп итү өчен районда торак шартларын яхшырту буенча федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла, белгечләрне укыту һәм максатчан юнәлешне финанслау башкарыла.
    - Хәзерге вакытта белгечләрне адреслы әзерләүгә 7 квота бар, 5 студент программадан файдаланды инде һәм югары уку йортларында белем ала, - дип билгеләп үтә Рәис Мостафин.
    2016 елда Чистай үзәк район дәваханәсе беренче тапкыр Казан медицина университетының диплом арты практикасы өчен мәйданчык булды. Биредә үк табиблар өчен республика конференцияләре һәм мастер-класслар үтә. Узган ел 12 табиб эшкә урнаштырылган.
    Шәһәрлеләрне нинди сораулар борчый? Ни өчен Интернет аша стоматология поликлиникасына язылырга авыр?
    - Без шундый проблеманың булуын беләбез, - дип аңлата баш табиб. - Кабул итүгә язылу регистратура һәм терминаллар, шулай ук Интернет аша башкарыла. Кызганычка каршы, Россиядә табибка килмәгән өчен штрафлар каралмаган. Кемдер берничә тапкыр языла һәм электрон исемлектә урын калмый. Кайбер гражданнарның гамьсезлеге аркасында ярдәмгә мохтаҗ пациентлар табибка күренә алмыйлар. Без язылган пациентларга шалтыра алмыйбыз, чөнки әлеге электрон система телефон номерларын күрсәтми. Тиздән әлеге процедура җайга салыныр дип уйлыйбыз.
    Моннан тыш, баш табиб электрон хезмәтләрнең киңәюен билгеләп үтте.
    - Барлык ашыгыч ярдәм машиналары хәзер планшетлар белән җиһазланган. ГЛОНАСС системасы ярдәмендә без экипажларның кайда, кайсыларының буш булуын, шулай ук чакыру буенча киткән һәм барып җиткән вакытны күзәтәбез. Барысы да теркәлә.
    - Чистайлылар УЗИга бушлай талонны берничә ай көтәргә туры килүеннән зарланалар, әмма түләп бу процедураны теләсә кайсы вакытта узарга була. Ни өчен шулай?
    - УЗИга талон системасы юк. Язылу гомуми практика табибы яки терапевт аша башкарыла. Мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча түләүле һәм бушлай УЗИга бүленеш барлыкка килде. Хәзер без нәкъ менә түләүле хезмәтләргә чират күзәтәбез, чөнки гражданнар үзләре теләгән белгечкә эләгергә телиләр. Әмма чират көтүне 14 көннән дә арттырмаска тырышабыз.
    - Безнең редакциягә массажга мохтаҗ балаларның әниләреннән мөрәҗәгатьләр керде. Алар бу дәвалануга квота алырга авыр булуыннан зарландылар, ә менә түләүле курсны теләсә кайсы вакытта үтәргә була.
    - Бүгенге көндә бездә дүрт массаж ясаучы ставкасы бар. Әгәр элек массаж курсына теләгән һәр кеше языла алса, хәзер аны белгеч билгели. Массажга язылуны педиатр башкара. Шундый система чыннан да бу процедурага мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, - дип җавап бирде балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова.
    - Елгачылар һәм мебель фабрикасы поселогында яшәүчеләрнең табибка күренү һәм анализлар тапшыру белән проблемалары буламы?
    - Узган елны елгачылар поселогында хәл киеренке иде. Җиһаз һәм лаборатория чыгарылды, әмма без поликлиника эшен җайга сала алдык. Киләчәктә үзәкләштерү үткәреләчәк, әмма бу яшәүчеләрдә чагылыш тапмаячак. Хәзерге вакытта пациентлар Галактионово урамында урнашкан поликлиникада яки атнага бер тапкыр елгачылар поселогындагы филиалда күчмә ысул белән анализлар тапшыра алалар. Пациентлар кабул итүдә һәм анализлар алуда бернинди проблемалар юк, - дип билгеләп үтә Рәис Мостафин.
    Шулай ук дәваханәләр һәм поли­к­линикаларны ремонтлау һәм төзү темасына да кагылдылар.
    Шулай, тиздән Чистай үзәк район дәваханәсе тулысынча яңартыла­чак. Кабул итү диагностика бүлеген төзү һәм операцияләр ясау бүлеген заманча җиһазландыру планлаштырыла. Киләчәктә стоматология поликлиникасында ремонт эшләре көтелә. Хәзерге вакытта анда хирургия бүлегендә эшләр тәмамлана, яңа җиһаз сатып алынган.
    Авыруларны кисәтүгә аерым игътибар бирелә.
    - Үзегезне хөрмәт итәргә һәм үз сәламәтлегегезне кайгыртырга кирәк, - ди баш табиб. - Узган ел диспансеризация бары 70 процентка кына үтәлгән. Табибларга халыкны медицина тикшеренүе үтәргә үгетләргә туры килә. Өлкәннәр үзләре турында бөтенләй кайгырт­мыйлар.
    Шуның белән бергә грипптан халыкны вакцинацияләү, ул шулай ук кисәтү чаралары төркеменә керә, үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте һәм районда эпидемиянең таралуын булдырмаска ярдәм итте.
    Табиблар халыкны үз сәламәтлекләренә зур игътибар бирергә, авыруларны кисәтүне үткәрергә, шулай ук белгечләргә ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итәргә курыкмаска чакырдылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: