Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлыларның исемнәре энциклопедиягә кертелгән

"Сәләтле балалар-Россиянең киләчәге" дигән энциклопедиянең чираттагы томына балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр керделәр.

Бу төрле дәрәҗәдәге иҗади конкурсларда берничә тапкыр җиңгән һәм призер булган чистайлыларның уңышы. Диана Кәлимуллина сәнгать мәктәбенең дүртенче сыйныфында педагог Гөлүсә Сөләймановада укый, Айгөл Идрисова һәм Алинә Акишина Наталья Ларионовада укыганнар. Айгөл мәктәп укучысы, 1 нче гимназиядә белем ала, Алинә -Татар дәүләт гуманитар университетының сәнгать бүлеге студенткасы. Аларның осталыгын һәм талантын конкурс комиссиясе лаеклы бәяләде һәм алар турындагы мәгълүмат ун ел дәвамында дөнья күргән танылган Россия басмасында урнаштырылачак.
Энциклопедиядә югары шәхси нәтиҗәләргә ирешкән һәм сәләтле балалар тәрбияләгән педагоглар турында сөйләүче "Мактау тактасы" бүлеге бар. Бу рубрикада балалар сәнгать мәктәбе директоры, талантлы балалар педагогы Наталья Ларионова турында материал урын алачак. Китап агымдагы елның маенда дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X