Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлыларны фотоконкурста катнашырга чакыралар

Чистай муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Күрәм, тоям, бүләк итәм» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрәләр.

Ул 17 октябрьдә башланды һәм 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
- Эшләрне берничә номинациядә тәкъдим итәргә мөмкин, - ди оештыручыларның берсе, Яшьләр үзәгенең методика бүлеге мөдире Лидия Волкова. - Болар - «Яраткан ел фасылы», «Гомерне багышлаган эш», «Балачакның бер көне» (фотосурәтләр геройлары - балалар), «Хайваннар дөньясында» (йорт хайваннары һәм башка җәнлекләрнең фотосурәтләре). Ә «Авырлыкларны җиңеп чыгу» номинациясендәге эшләр еш кына инвалидка үз тормышында очрашырга туры килгән проблемалы мәсьәләләрне чагылдырырга тиеш. Без әлеге конкурс кызыксыну уятыр дип өметләнәбез һәм барысына да уңышлар телибез!
Катнашырга теләүчеләр күп булыр дип уйлыйбыз. Конкурска фотоматериаллар Яшьләр үзәгендә (Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 32-а, 15нче бүлмә) кабул ителә, аларны odm99@mail.ru электрон адреска да җибәрергә мөмкин.
Ә тулырак мәгълүматны 4-12-48 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай фотоконкурс