Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Чистайлыларны 3D-модельләрен ясарга өйрәтәчәкләр

    3D-үзәге мәктәп укучылары һәм студентлар өчен инновацияләргә тоташуны ачты

    "Вектор" радио­компа­ния­сендә "Вектор" яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды.
    Бу көтеп алынган һәм әһәмиятле вакыйга. Узган елның азагында компаниянең Россиянең Икътисад үсеше министрлыгы игълан иткән проектлар конкурсында җиңүе һәм 4 миллион сумга якын грант алуы билгеле булды. Әлеге акчага 3D үзәге өчен җиһазлар сатып алынды.
    Санлы производство лабораториясе үзенчәлекле мәйданчыкка әвереләчәк, биредә мәктәп укучылары, студентлар төрле катлаулылыктагы әйберләрнең өч үлчәнешле модельләрен булдырырга өйрәнәчәкләр, практик идеяләрне тормышка ашырачаклар.
    -Муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә өйрәтү методикасы һәм программалары эшләүгә керешәбез, - дип сөйли 3D - үзәге җитәкчесе Илья Просвиркин. -Бездә җиһазландырылган уку сыйныфы бар, өлкән сыйныф укучылары өчен әлеге дәресләр популяр булачак.
    Производство җиһаз­лары үзенчәлекле. Перс­пективада үзәк яңа җиһазлар белән җиһаз­ландырылачак. Үзәк буен­ча экскурсия муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановта уңай тәэсирләр калдырды. Күп санлы кунак­лар алдында хуҗалар төрле детальләр һәм эшлән­мәләр ясап җиһазлар­ның мөмкинлеген күрсәт­теләр.
    3D модельләре техноло­гияләре турында сөй­ләшү чираттагы фәнни-техник семинар барышында дәвам итте. Аны ачып, радиокомпания җитәкчесе Виктор Классен Америкага баруларын, коллегаларының инновацион технологияләр турында сөйләүләрен искә төшерде. Бүген технология безнең шәһәргә дә килде, аңардан яшьләр дә, бизнес та файдалана ала.
    -3D үзәге, - дип билгеләп үтте Илдус Әхмәтҗанов, - бу тагын да югарырак дәрәҗәдәге фәнни-практик эшләргә тоташу, шәһәрнең икътисадый потенциалын үстерү өчен перспективалар, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен белем бирү программаларын тормышка ашыру. Чис­тайлылар конкурсларда актив катнашалар, узган ел гына да 20 миллионнан артыграк суммага грантлар алынды, алар төрле өлкәләрдә тормышка ашырылды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 17 май 2018 - 16:58
      Урамыбыз ялт итте
      Май  бәйрәмнәрен бөтен кеше дә көтеп ала торгандыр мөгаен, ник дисәң, ниһаять, җир йөзенә  көтеп алынган яз аяк баса. Җылыга, кояшка тилмергән табигать  уяна. 
      97
      0
      0
    Ночной режим